Эчтәлеккә күчү

Найиб Букеле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Найиб Букеле latin yazuında])
исп. Nayib Armando Bukele Ortez
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Сальвадор
Тугандагы исем исп. Nayib Armando Bukele Ortez[2]
Испан исемендәге икенче фамилия Ortez[d]
ХФӘ билгесе naˈʝiβ buˈkele
Туу датасы 24 июль 1981(1981-07-24)[3] (43 яшь)
Туу урыны Сан-Сальвадор, Сальвадор[4]
Ата Армандо Букеле Каттан[d]
Туган тел испан теле
Һөнәр төре сәясәтче, эшмәкәр, инфлюенсер
Эшчәнлек өлкәсе социаль медиа[d], сәясәт һәм бизнес
Башкарган вазыйфа Сан-Сальвадор мэры[d] һәм Сальвадор президенты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Фарабундо Марти исемендәге Милли азатлык фронты[d], Яңа фикерләр[d], Милли бердәмлек өчен киң альянс[d] һәм Демократик үзгәреш[d]
Намзәт булган сайлаулар Сальвадор президентын сайлаулар (2019), Сальвадор гомуми сайлаулары 2024[d], Сальвадор парламент сайлаулары 2015[d] һәм Сальвадор парламент һәм муниципаль сайлаулары 2012[d]
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 4 674 910 һәм 438 000 ± 999[8]
 Найиб Букеле Викиҗыентыкта

Найиб Букеле, Найиб Армандо Букеле Ортез (исп. Nayib Armando Bukele Ortez, 1981 елның 24 июле, Сальвадор, Сан-Сальвадор) — Сальвадор сәясәтчесе, Сан-Сальвадор мэры (2015—2018). 2019 елның 3 февралендә үткән президент сайлауларның беренче турында илнең президенты итеп сайлана[9].

1981 елның 24 июлендә Сальвадор башкаласы Сан-Сальвадор шәһәрендә Палестинадан чыккан ислам дине әһеле һәм күренекле бизнесмен, публицист д-р Армандо Букеле Каттан (?—2015) гаиләсендә туган[10]. Кечкенәдән эшмәкәрлеккә сәләтен күрсәтеп, 18 яшендә шәхси ширкәт җитәкчесе була. Сан-Сальвадорда урнашкан Хосе Симеон Каньяс исемендәге Үзәк Америка университетында (исп. UCA El Salvador) юристлыкка укый башлый, әмма укуын гаилә бизнесын дәвам итү өчен өзеп торырга була. Япон ширкәте Yamaha тауарларын Сальвадорда сату белән шөгыльләнүче Yamaha Motors El Salvador ширкәте хуҗасы, шулай ук OBERMET, S.A. DE C.V. ширкәте директоры һәм президенты.

2012 елның 11 мартында Фарабундо Марти исемендәге милли азатлык фронты — FMLN исеменнән Ла-Либертад департаменты Нуэво-Кускатлан муниципалитеты мэры итеп сайлана.

2015 елда FMLN һәм PSP фирка берлегеннән башкала мэры итеп сайлана.

2017 елның 10 октябрендә «фиркагә каршы эш алып баруда» гаепләнеп, FMLN составыннан чыгарыла.

2019 елның 3 февралендә узачак президент сайлауларында бәйсез кандидат буларак катнашырга тели, моның өчен Яңа идеяләр хәрәкәте оештыра. Әлеге хәрәкәтне фирка итеп үстерүгә ил белән соңгы 30 елда идарә иткән ике төп (ультрауң һәм ультрасул) сәяси фирка (FMLN һәм Милли республика альянсы) каршы төшкәч, сайлауларда катнашу өчен мөмкин булган бердәнбер юлны сайлый — Милли бердәмлек өчен киң альянс — GANA фиркасенә кушыла һәм сайлауларда әлеге фирка исеменнән үтә. Сайлау компаниясендә мәгариф өлкәсенә инвестицияләрне күбәйтүне, илдәге тоталь коррупция белән көрәшүне, илне яулап алган бандит һәм криминал субкультурага каршы торуны, ил халкының АКШка канунлы булмаган иммиграциясен киметүне вәгъдә итә[11].

2019 елның 3 февралендә узган президент сайлауларда сайлаучыларның 53 % тавышын җыеп, көндәшләре Карлос Каллеха (уң Милли республика алянсы фиркасе, ARENA) һәм Уго Мартинесны (Фарабундо Марти исемендәге милли азатлык фронты, FMLN) сайлауларның беренче турында ук җиңеп, илнең президенты итеп сайлана.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]