Өлкәр
Внешний вид
Өлкәр (M45) — Сәвер йолдызлыгында сибелгән тупланыш; Җир шарына якыннарыннан берсе һәм гади күз белән иң яхшы күренеп тора торганнардан берсе.
Йолдызлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өлкәр тупланышы 12 яктылык елы диаметрлы һәм якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр катлаулы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 14 гади күз белән күренәчән. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.
Тупланышның иң якты тугыз йолдызының исемнәре борынгы греклар мифлардагы Плеядалар җиде апа-сеңгелләре: Алкиона, Келено, Майя, Меропа, Стеропа, Тайгета и Электра, һәм шулай ук аларның әти һәм әни — Атлант һәм Плейона хөрмәтенә куштылар.
Исем | Билге | Күрәнмә йолдызча зурлык |
Спектр сыйныфы |
---|---|---|---|
Алкиона | Сәвер η (25) | 2,86 | B7IIIe |
Атлас | Сәвер 27 | 3,62 | B8III |
Электра | Сәвер 17 | 3,70 | B6IIIe |
Майя | Сәвер 20 | 3,86 | B7III |
Меропа | Сәвер 23 | 4,17 | B6IV |
Тайгета | Сәвер 19 | 4,29 | B6V |
Плейона | Сәвер BU (28) | 5,09 (үзгәрмә йолдыз) | B8IVep |
Келено | Сәвер 16 | 5,44 | B7IV |
Астеропа | Сәвер 21 | 5,64 | B8Ve |
Сәвер 22 | Сәвер 22 | 6,41 | B9V |
— | Сәвер 18 | 5,65 | B8V |