Эчтәлеккә күчү

Бәлеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәлеш latin yazuında])
Зур бәлеш

Бәлештатар һәм башкорт уртак ашларыннан берсе, камыр тыш эченә бер яки берничә төрле ашамлык салып мичтә пешерелгән кунак ашы.

Эченә ит белән бәрәңге, ит белән дөге, кабак, алма, һ.б. нәрсә кулланыла.

Бәлеш камыры

Кастрюльгә йомырка сыталар, эретеп маргарин, чүпрә, тоз салалар. Барысын бергә әйбәтләп болгаталар, су өстәмиләр. Шунда иләгән он салып, артык каты итмичә генә камыр басалар. Камырны ике катлы марляга салалар, кабару өчен урын калдырып, буш кына итеп бәйлиләр һәм салкын су эченә куялар. Камыр су өстенә күтәрелгәч, кабаруы җиткән була. Мондый камырдан төрле эч салып теләсә нинди бәлеш пешерәләр.


500-700 г онга: 100 г чүпрә, 3 йомырка, 200 г маргарин.

Бәлеш хөрмәтенә арт-объект (һәйкәл). Бүздәк, 2022 ел, август

БР Бүздәк районы үзәге Бүздәк авылында, Бүздәк районының бренды һәм визит карточкасы булган традицион милли ашлар фестивале «БәлешФест» уздырыла. 2022 елның 20 августында 5нче мәртәбә уздырылган. Ашамлыклар парадында кунаклар өчен 1500 бәлеш әзерләнгән. Аларның иң зуры ― 100 кг авырлыкта, күләме 80-120 см. зурлыгында килеп чыккан[1].

Бәлеш хөрмәтенә арт-объект

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 20 августында Бүздәк районы үзәге Бүздәк авылының үзәк мәйданында Бәлеш хөрмәтенә арт-объект (һәйкәл) булдырылган. Проектның авторы ― «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Альбина Хәлиуллина. Макетның авторы ― Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, һәйкәлне җирле оста Илһам Баһдануров ясаган. Һәйкәл тулысынча металлдан ясалган. Объектның биеклеге - 1,6 м, диаметры - 2,5 м, авырлыгы — 350 кг [2].

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.

Пәрәмәч