Тел (анатомия)
Тел | |
Артериаль чыганак | тел артериясе[d] һәм ascending pharyngeal artery[d] |
---|---|
Веноз дренаж | тел венасы[d] |
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/tongue.html[1] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C12422 |
Тел Викиҗыентыкта |
Тел | |
---|---|
Өлеш | авыз[d][2] |
Кан килү | тел артериясе[d] һәм ascending pharyngeal artery[d] |
Кан китү | тел венасы[d] |
Идентификаторлар | |
TA | A05.1.04.001 |
FMA | 54640 |
Тел (лат. lingua) – тәм, сөйләм, азыкны болгату һәм йотуы өчен җавап бирүче мускуллы әгъза. Телне 3 өлешкә бүләләр – тамыр, гәүдә һәм оч.
Тел очы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тел очы (apex linguae) алдагы тел өлеше.
Тел тамыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тел тамыры (radix linguae) аскы казналыкка өстән һәм тел асты сөягенә астан беркетелә.
Тел гәүдәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]· Тел гәүдәсендә (corpus linguae) өске өслек – тел сырты (dorsum linguae) һәм аскы өслек бар.
· Тел кырыйлары (margo linguae) тел сырты һәм аскы өслек арасында урнашкан.
· Тел сырты
- Телнең урта сыры (sulcus medianus linguae) тел сыртында очыннан алып сукыр тишеккә кадәр сузыла (аста кара). Тел эчендә вертикаль (сагиталь) яссылыкта фиброз пластинка урнашкан – тел коймасы (septum linguae).
- Тел сырты алгы һәм арткы өлешкә (pars anterior, posterior) V-сыман телнең чик сыры (sulcus terminalis linguae) белән бүленә. “V” хәрефенең ике «аягы» уртада чокырчыкта тоташа – телнең сукыр тишеге (foramen caecum linguae). Сукыр тишек урыны – яралгыга калкансыман биз нигезен биргән уем.
- Сыртның алгы өлеше тәм имчәкләре белән капланган:
§ Җепсыман имчәкләр (papillae filiformes) чик сыры алдында урнашкан.
§ Гөмбәсыман имчәкләр (papillae fungiformes) күбрәк телнең башында һәм кырыенда урнашкан.
§ Улаксыман имчәкләр (papillae vallatae), 8-12, чик сырыннан алда урнашкан.
§ Яфраксыман имчәкләр (papillae foliatae) телнең кырыенда урнашкан.
- Тел сыртының арткы өлешендә имчәкләр юк, анда лимфоид төеннәр (noduli limphoidei) урнашып, тел бадәмын (миндалинасын) (tonsilla lingualis/тел бадәмы) бергә тәшкил итәләр.
· Телнең аскы өслеге (рәс. 1.5)
o Телнең аскы өслеге (facies inferior linguae) телнең лайлалы катлавы (tunica mucosa linguae) белән капланып, авыз куышлыгы лайласына күчкәндә урта җыерчык – тел йөгәне (ярысы) (frenulum linguae) ясый.
o Йөгәннең һәрбер ягында тагын бер чуклы җырчык (plica fimbriata) урнашкан, ул телнең очына юнәлә
o Йөгәннең һәрбер ягында калкулык – тел асты имчәге (caruncula sublingualis) бар. Анда казналык асты һәм тел асты селәгәй бизләренең чыгару юлларының тишеге урнашкан.
o Тел асты җыерчыгы (plica sublingualis) һәрбер яктан тел асты имчәгеннән башланып, артка һәм латераль якка бара; җыерчык тел асты селәгәй бизе белән ясалып, лайлалы катлау астында урнашкан.
Тел мускуллары (рәс. 1.6) ике төркемгә бүленә – телнең чын мускуллары һәм телнең сөлтәр мускуллары. Телнең сөлтәр мускуллары телне сөлтәр сөякләре белән тоташтыра.
Телнең чын мускуллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]· Өске буй мускулы (m. longitudinalis superior) тел сыртының лайлалы катлавы астында ята. Телне кыскарта һәм сыртын эчкә таба бөгә.
· Аскы буй мускулы (m. longitudinalis inferior) – тар бәйләм, телнең аскы өслеге лайласының астында ята. Телне кыскарта һәм сыртын кабарынкы итә.
· Телнең аркылы мускулы (m. transverses linguae) телнең коймасыннан алып кырыена таба бара. Телне тар һәм озын итә.
· Вертикаль мускул (m. verticalis linguae) вертикаль сырт һәм телнең аскы өслеге арасында урнашкан. Телне киң һәм яссы итә.
Телнең сөлтәр мускуллары
· Ияк-тел мускулы (m. genioglossus) ияк кылыннан алып тел асты сөягенең гәүдәсенә, телнең тамырына һәм очына кадәр бара. Телне алга тарта һәм аны тагын да яссы итә.
· Тел асты-тел мускулы (m. hyoglossus) тел асты сөягенең зур мөгезләреннән башланып телнең кырыена таба бара. Телне артка һәм аска тарта.
· Без-тел мускулы (m. styloglossus) чигә сөягенең безсыман үсентесеннән башланып телнең аскы өслегенә таба бара. Телне өскә һәм артка тарта.
· Аңкау-тел мускулы (m. palatoglossus) – йомшак аңкау мускулларын кара.
Телнең бар өслеге тәм тою төерчекләре белән капланган. Кеше телендә 10 меңнән артык тәм тою рецепторлары булуы ачыкланган. Ул төерчекләр ярдәмендә без күзләрне ачмыйча да, баллы, тозлы, ачы тәмнәрне аера беләбез. Бу төерчекләргә тәэсир итеп дәваланып та була икән.
Телнең рефлекслы зоналары белән ашкайнату тракты гына түгел, барлык органнар бәйләнештә тора. Шунлыктан ул эчке органнарга да тәэсир итә ала.
Тәм сизү органы ярдәмендә дәвалану энәләр белән (рефлексотерапия) дә валауны хәтерләтә, тик бу очракта тәэсир тәм тою төерчекләреннән орган нарга юнәлдерелә. Тәм тою төерчекләре аркылы дәвалануның яралгылары борынгы заман халык медицинасында да булган, ул вакытларда ук еш кына кайбер дәва чараларын тел астында тотарга, йә суырырга киңәш биргәннәр.
Телнең төрле зоналарына тәэсир итү, мәсәлән, йөрәк авыртканда тел нең очына, сулыш юллары авырганда телнең ян якларына массаж ясау авыруның хәлен җиңеләйтергә мөмкин. Телнең уртасына массаж ясап ашказаны асты бизенә тәэсир итә алалар, ә телнең тамыры аркылы бөерләргә тәэсир итеп була. Ашказаны эшчәнлеге өчен телнең урта өлеше, бәвел-җенес системасы әгъзалары өчен арткы өлеше җаваплы. Шуларны исәпкә алып, импотенция яки җенси салкынлык булганда, көн саен телнең арткы өлешенә һәм тел астына 5-7 минутка әнис салырга (8-10 процедура) киңәш ителә. Әгәр артериаль кан басымы күтәрелсә, телегезгә нинди оулса да баллы әйбер: шикәр, бал, леденец салырга кирәк. 5-7 минуттан соң хәлегез бераз җиңеләер.
Аритмия (йөрәк ритмы бозылу), йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, бөтнек кулланалар, ул ярсучанлыкны киметә, тынычландыра. Бөтнекле чәй эчү, йокыга ятар алдыннан, бөтнекле конфет суыруның да файдасы тияр.
Кан басымыгыз түбән булса, авыз эчендә сыеклатылган лимон согы тотарга киңәш ителә. Күргәнегезчә, бик гади, тәмле савыгу юлы, шуның өстенә мондый дәва вакытында доза артып китү куркынычы юк.
Телгә тәэсир итү методын фитотерапия белән чагыштырганда, аның тәэсире тиз булу игътибарга лаек. Үлән төнәтмәләренә караганда күпкә гади ысул, ә энә кадап дәвалау белән чагыштырганда, бу ысул җиңелрәк булып санала. Тик шунысын да искәртергә кирәк: тиз тәэсир итүе, бик уңайлы булуына карамастан, бу ысул төп дәвалау методына ярдәмчел чара булып кына кала.
Тәмнәрне аера беләбезме? Шуны да ачыклап китик әле. 1. Бөрештергеч-әчкелтем тәм. Диареяне бетерергә ярдәм итә, яраларны төзәтә, канның оешчанлыгын яхшырта, шуның өчен аны кан акканда, яраланганда кулланалар. Мондый тәм хөрмәдә, айвада, анар кабыгында, > яшел әстерхан чикләвегендә, каты чәй, шомырт җимешендә бар. Бөрештерү тәменең эффекты бөрештерү исе белән көчәйтелә. 2. Тозлы тәм. Ашкайнатуга булыша. Тамак төбен киптерә, ачыктыра.
Организмнан суны чыгармыйча тора, тәрәт катканда, эчне йомшарта.
Мондый тәм диңгез кәбестәсендә, диңгез тозында һәм таш тозда, соя соусында була.
3. Баллы тәм. Кан тамырларын киңәйтүдә катнаша, шуның өчен аның белән йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалыйлар, бигрәк тә йөрәкнең ишемик авыруларын (төп дәвага ярдәмче чара сыйфатында). Мондый тәм шикәрдә, бал, леденецларда, кайнатмаларда, конфетларда була. 4. Әчкелтем тәм. Ялкынсынуга каршы тора, бөер эшчәнлеген нормаль ләштерә, организмны тозлардан һәм шлактан чистарта. Кешенең савыгуы ;; аның тышкы кыяфәтеннән үк күренә, күпләр артык авырлыктан котыла, авыруларның йөзләре яктырып китә. Мондый тәм шактый күп дару • үсемлекләренә, грейпфрут, зәйтүн мае, көнчыгыш тәмләткече—куркумага хас. Бу тәмләткечне пычак очы белән генә алып, 1 литр суда эретәләр, күпмедер вакыт авыз эчендә тотып йоталар. 5. Зәһәр әче тәм. Ашкайнатыргаярдәм итә. Канны чистарта, микробларны бетерә. Мондый тәм төрле аштәмләткеч үләннәрдә, ачы торма, керән, горчицада була.
Бик борын заманнардан бирле кешеләр, табиблар, халык дәвачылары «тән телен» өйрәнергә омтылып яшәгәннәр. Эчке органнарның хәле турын дагы мәгълүматны колакларга, күзләргә, телгә, тырнакларга карап әйтергә мөмкин икәнлеген ачыклаганнар. Мондый билгеләрнең табибларга, дәва лаучыларга ярдәм иткәнлеген белгәндә, гомумән һәр кешегә үзенең хәл-әхвәлен белү зыян итмәс.
Ләкин түбәндә язылган симптомнарны үзегездә күреп, куркып калырга кирәкми, аларны вакытлыча гына килеп чыккан билгеләр дип кабул итегез.
Шулай да үз халәтегезне бу симптомнар аркылы күзәтеп тору, вакытында чараларын күреп, сәламәт тормыш рәвеше алып бару һич комачауламас.
Түбәндә тел һәм тырнакларның ни сөйләгәннәрен карап китәрбез. Табиблар өчен пациентның теле бик мөһим симптомнар чыганагы булып тора, бигрәк тә ашкайнату органнары авырткан вакытта. Әгәр дә тел чиста, ; куныксыз өслекле булса, сезнең ашкайнату органнары сәламәт дигән сүз.
Телнең алгы өлешендә аксыл кунык күренсә, бу — ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуга ишарә булырга мөмкин. Кунык телнең уртасында икән, шуның өстенә ашказанында көчле авырту да күзәтелсә, ; бу—ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте хәбәрчесе була ала. Кунык телнең ; арткы өлешендә булса, бу—юан эчәк ялкынсыну билгесе. Гадәттә, телдәге сары кунык бавыр, үт куыгы зарарлануны яисә геморрой авыруы барлыгын күрсәтә. Кызгылт-көрән төстәге кунык эчәклек авыруы турында сөйли.
Уртасыннан кызыл юл узган коры тел эчәклекнең бик көчле ялкынсынуын ,күрсәтә. Кан кебек кызыл тел ашказаны һәм нечкә эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну турында сөйли. Гастрит авыруы булганда, кайвакыт телнең өске ягы «ярыклар» белән каплана.
Бавыр, үт куыгы ялкынсынганда, организмга В витамины җитмәгәндә, тел кабара, кырларында теш эзләре төшеп кала.
Анемия (азканлылык) булганда, телдә ачы яну тойгысы барлыкка килә, ә диабет авыруы вакытында тел коры була, өске ягы ярыклар белән каплана, авыз, иреннәр кибә. Кул чугы да диагноз куйганда ярдәмгә килә ала. Уч төбегезне турайтып, тышкы якка бөгәргә тырышып карагыз. Моны булдыра алмасагыз, «сездә склероз башлана» дип уйларга җирлек бар. Уч төбенең тышкы ягындагы кабарып чыккан кан тамырлары да шул турыда сөйли. Веналарның ачык зәңгәр төсе канда углекислота күплегенә ишарәли. Мондый вакытта саф һавада күбрәк булырга кирәк.
Тырнакларда ак таплар бик еш пәйда булу организмга тимер җитмәвен күрсәтә. Әгәр дә алар өзлексез күзәтелсә, бавырда, бөерләрдә һәм лимфа системасында хроник авыру булырга мөмкин..
Тырнакларда буйга сузылган «канаулар» барлыкка килсә, бу—ашкайнату эшчәнлегендә тайпылышлар булуны күрсәтә. 1 Тырнакларның бик уалучанлыгы кешегә минераль матдәләр җитми дигән сүз. ’ Тырнакларның калынаюы кан йөреше начараюга, йөрәк авыруына ; ишарәли.
Тырнакта нокта кебек чокырчыклар барлыкка килсә, псориаз чире яисә буыннарда ревматизм булуы ихтимал.
Озын, бик кабарынкы, тар тырнаклар кайчак бөерләр сәламәт булмавын күрсәтә. Гадәттә үзгәрешләр чәнти бармактан башлана.
Югарыда әйтеп үтелгәннәр никадәр мөһим булсалар да, аларга таянып
кына диагноз кую дөрес түгел, чөнки организмга болардан башка да био? күп төрле факторлар тәэсир итә.
Визуаль рәвештә, тыштан карап кына диагноз кую, авыру тирәнәеп, , җитәрлек симптомнар барлыкка килгәнче, тикшеренү өчен бер ориентир алырга гына ярдәм итә. Шуңа күрә дөрес диагнозны авыруның күп төрле билгеләренә игътибар итеп, тиешле тикшерүләр уздырганнан соң гына куеп була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://fr.dentist/kb/tongue/
- ↑ Язык, орган // Малая советская энциклопедия / мөхәррир Н. Л. Мещеряков — 2 — Советская энциклопедия, 1936.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.