Тәүхид
Внешний вид
Тәүхид (гарәп. توحيد, бер итү) — ислам нигезен тәшкил итүче бераллалык доктринасы, Аллаһ тәгаләнең бердәнбер иләһ (гыйбадәткә лаеклы зат, алла) икәнлегенә ышану. Тәүхиднең капма-каршысы, аны боза торган нәрсә булып ширек тора.
Тәүхид төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тәүхидур-рубубия (гарәп. توحيد الربوبية) — Аллаһны бердәнбер алла, барлыкка китерүче, яратучы дип тану.
- Тәүхидүл-үлүһия (гарәп. توحيد الألوهية) — Аллаһны бердәнбер гыйбадәткә, табынуга лаеклы зат дип тану.
- Тәүхидүл-әсмә үә сыйфат (гарәп.توحيد الأسماء والصفات) — Аллаһның камил исемнәре һәм сыйфатлары Аңа гына хас, мәхлукларныкына ышамаган булуын тану.
Шулай ук кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тәүхидкә багышланган сайт (рус.)