Эчтәлеккә күчү

Йортлаштыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йортлаштыру latin yazuında])
Эт һәм сарык иң беренче өйгә иялештергән хайваннар

Йортлаштыру, кулга ияләштерү, доместикация (лат. domesticus"өйгә ияләшкән") — озын берничә буын дәверендә, кеше тарафыннан кыргый формадан генетик изоләцияда тотып ясалма сайлауга дучар ителгән, кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең үзгәрү процессы.

Йортлаштыру тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эйршир токымлы сыер

Һуннар вакытында аулап алынган хайваннарны бәйләп яки кәртәлә асраганнар. Бөтен хайваннар да кулга иялешеп китә алмаган.

Төрле халыклар үзләре яшәгән өлкәдәге хайваннарны йортлаштырылган — антилопалар, торналарны, ләкләкләрне, кара еланнарны, һәм хәтта крокодилларны. Галимнәр борынгы кешеләре мегатерийны һәм мәгарә аюын да йортлаштырылган дип исәпли. Ә Гасдрубал Барка Б. Э.К .III гасыр азагында римлылар белән сугышта хәрби филләрне файдаланган. Төрле вакытны төрле урыннарда җәнлекләрдән сарык, үгез, марал, антилопа, төлке, чәшке, кеш, нартия; кошларданбытбылдык, фазан, тәвә кошы; балыклардан — толстолобик, амур, бөҗәкләрдән — төклетура, чебеннәр. Чебеннәрне ияләштерү башкарылды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эш фермаларда тиресне утильләштерү өчен башкарыла.

Кулга ияләшкән хайваннар барлыкка килүе кешенең үзенең тормышын тулысынча үзгәртә. Йорт хайваннары булуы кешене ачлыктан коткара. Этләр сунарда ярдәм итә, хәвеф барлыгын искәртә.

Кулга ияләштерү озак процесс. Төньяк боланнарын һәм этләрне Б. Э.К 18 мең ел элек кулга ияләштерелгән дигән фараз бар. Сарыклар 18 мең ел элек; кәҗәләр һәм чучкалар 6,5 мең ел элегерәк; сыерлар 5 мең ел элек; ефәк корты — 4,5 мең ел элек кулга ияләштерелгән.

Аерым бер төр хайваннар Җир шарының билгеле бер районында башкарылган. Мәсәлән: атларЕвразия далаларында, тавыкларҺинд далаларында, цесаркаАфрикада, күркәләр — Америкада, өйрәкләр һәм ефәк корты — Кытай, күгәрченнәр, Нил казлары һәм мәче Мисырда башкарылган дип исәпләнә. Чучка, куян һәм кәҗәләр берничә урында йортлаштырылган дип исәпләнә.

Йортлаштырылган хайваннарны артан үстерү һәм үрчетү кеше өчен кирәк булган төрле билгелерне сайлап алу (селекция) ысулы белән яңа токымнар чыгару күз уңында тотыла.

Кошларны йортлаштыру йомырка алучанлыгын һәм тиз үтүчәнлеген өчен башкарылган. Кыргый казларның массасы 5-6 кг булса, ит өчен үстерелгәннәрне 12 кг га җитә. Кыргый үрдәк, тавык, бүдәнә елына 6-19 йомырка салса, йортлаштырылганнары 300-400 йомырка салган. Сарыкларны йортлаштыру берничә юнәлештә барган: берәүләр санын арттыру, ит-май токымнарының тән массасын арттыру, йон һәм сөт чыгымын арттыру.

Сыер малының сөтлелек, тән авырлыгы, үсемлек таләп ителгән. Сөт бирүче маллар елына 10-12 мең литр сөт бирә. Ит юнәлешендәге сыер авырлыга 1 кт артып китә.

Йорт хайваннары табигать шартларында ярдәмсез була. Әмма бу алар үз ата-бабалырыннан түбән дигәнне аңлатмый. Алар тик көндәлек тормышта яңа шартларына, кеше таләпләренә яраклашкан.

Кәрәздә бал кортлары

Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төр Чор Өлкә
Эт (Canis lupus familiaris) Б. Э.К 33000 еллар[1][2][3][4] Евразия
Сарык (Ovis orientalis aries) Б. Э.К 11000—9000 еллар [5][6] Көньяк- Көнчыгыш Азия
Чучка (Sus scrofa domestica) Б. Э.К 9000 еллар[7][8] Якын Көнчыгыш, Кытай, Алмания
Кәҗә (Capra aegagrus hircus) Б. Э.К 8000 еллар[9] Иран
Сыер (Bos primigenius taurus) 8000 ел элек[10][11] Һиндстан, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка
Мәче (Felis catus) Б. Э.К 7500 еллар[12][13][14][15] Кипр һәм Якын Көнчыгыш
Тавык (Gallus gallus domesticus) Б. Э.К 6000 еллар[16] Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия
Диңгез чучкасы (Cavia porcellus) Б. Э.К 5000 еллар [17] Перу
Ишәк (Equus africanus asinus) Б. Э.К 5000 еллар [18][19] Мысыр
Өйрәк (Anas platyrhynchos domesticus) Б. Э.К 4000 еллар Кытай
Азия буйволы (Bubalus bubalis) 4000 ел элек Һиндстан, Кытай
Атар (Equus ferus caballus) Б. Э.К 4000 ел элек[20] Яурупa далалары
Бер өркәчле дөя (Camelus dromedarius) Б. Э.К 4000 ел элек Аравия
Лама (Lama glama) Б. Э.К 3500 ел элек Перу
Ефәк корты (Bombyx mori) Б. Э.К 3000 ел элек Кытай
Төньяк боланы (Rangifer tarandus) Б. Э.К 3000 ел элек[21] Россия
Күк күгәрчен (Columba livia) Б. Э.К 3000 ел элек Урта диңгез буе
Казлар (Anser anser domesticus) Б. Э.К 3000 ел элек[22] Мисыр
Ике өркәчле дөя (Camelus bactrianus) Б. Э.К 2500 ел элек Үзәк Азия
Як (Bos grunniens) Б. Э.К 2500 ел элек Тибет
Бантенг (Bos javanicus) билгесез Көньяк-Көнчыгыш Азия
Гаур (Bos gaurus frontalis) билгесез Көньяк-Көнчыгыш Азия
Альпака (Vicugna pacos) Б. Э.К 1500 ел элек Перу
Фретка (Mustela putorius furo) Б. Э.К 1500 ел элек Яурупa
Мускус өйрәге (Cairina momelanotus) билгесез Көньяк Америка
Цесарка билгесез Африка
Карп (Cyprinus carpio) билгесез Көнчыгыш Азия
Күркә (Meleagris gallopavo) Б. Э.К 500 ел элек Мексика
Алтын балык (Carassius auratus auratus) билгесез Кытай
Куян (Oryctolagus cuniculus) VI гасыр Яурупa
Төр Чор Өлкә
Тур (Bos primigenius indicus) Б. Э.К 8000 ел элек Һиндстан
Бал корты Б. Э.К 4000 ел элек Берничә район
Азия филе (Elephas maximus) Б. Э.К 2000 ел элек Һиндстан
Лань (Dama dama) Б. Э.К 1000 ел элек Урта диңгез буе
Тавис (Pavo cristatus) Б. Э.К 500 ел элек Һиндстан
Урман күгәрчене (Streptopelia risoria) Б. Э.К 500 ел элек Төньяк Америка
Тын бытбылдык (Coturnix japonica) 1100-1900 Япунстaн
Мандаринка (Aix galericulata) билгесез Кытай
Бөтеркә аккош (Cygnus olor) 1000-1500 Яурупa
Кенәри (Serinus canaria domestica) 1600 Кан утраулары

Калып:Иҫкәрмәләр

  1. Druzhkova AS, Thalmann O, Trifonov VA, Leonard JA, Vorobieva NV, et al. (2013) Ancient DNA Analysis Affirms the Canid from Altai as a Primitive Dog.
  2. Dienekes' Anthropology Blog : Dog domestication in the Aurignacian (c. 32kyBP)
  3. MSNBC : World’s first dog lived 31,700 years ago, ate big
  4. Scott & Fuller, 1974, p. 54
  5. Krebs, Robert E. & Carolyn A. (2003). Groundbreaking Scientific Experiments, Inventions & Discoveries of the Ancient World. Westport, CT: Greenwood Press. ISBN 0-313-31342-3. 
  6. Simmons, Paula; Carol Ekarius (2001). Storey's Guide to Raising Sheep. North Adams, MA: Storey Publishing LLC. ISBN 978-1-58017-262-2. 
  7. Giuffra E, Kijas JM, Amarger V, Carlborg O, Jeon JT, Andersson L (April 2000). «The origin of the domestic pig: independent domestication and subsequent introgression». Genetics 154 (4): 1785–91. PMID 10747069.
  8. G. Larson, K. Dobney, U. Albarella, M. Fang, E. Matisso-Smith, J. Robins, S. Lowden, H. Finlayson, T. Brand, E. Willerslev, P. Rowley-Conwy, L. Andersson, A. Cooper (March 2005). «Worldwide Phylogeography of Wild Boar Reveals Multiple Centers of Pig Domestication». Science 307 (5715): 1618–21. DOI:10.1126/science.1106927. PMID 15761152.
  9. Melinda A. Zeder, Goat busters track domestication 2012 елның 4 февраль көнендә архивланган. (Physiologic changes and evolution of goats into a domesticated animal), April 2000, (İnglizçä)(инг.) (summarizing research done in Ganj Dareh).
  10. Late Neolithic megalithic structures at Nabta Playa (Sahara), southwestern Egypt., archived from the original on 2010-10-09, retrieved 2017-05-08 
  11. Source : Laboratoire de Préhistoire et Protohistoire de l’Ouest de la France [1] 2009 елның 26 июнь көнендә архивланган., Калып:Fr icon(фр.
  12. Oldest Known Pet Cat? 9500-Year-Old Burial Found on Cyprus. National Geographic News (2004-04-08). әлеге чыганактан 2013-04-19 архивланды. 2007-03-06 тикшерелгән.
  13. Muir, Hazel. Ancient remains could be oldest pet cat, New Scientist (2004-04-08). 23 ноябрь 2007 тикшерелде.
  14. Walton, Marsha. Ancient burial looks like human and pet cat, CNN (April 9, 2004). 23 ноябрь 2007 тикшерелде. 2007 елның 22 декабрь көнендә архивланган.
  15. [2], domestication of the cat on Cyprus, National Geographic.
  16. West B, Zhou B-X. (1989). «Did chickens go north? New evidence for domestication» (PDF). World's Poultry Science Journal 45 (3): 205–218. DOI:10.1079/WPS19890012. 2004 елның 29 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2004-07-29, retrieved 2017-05-08 
  17. History of the Guinea Pig (Cavia porcellus) in South America, a summary of the current state of knowledge
  18. Beja-Pereira A, England PR, Ferrand N, et al. (June 2004). «African origins of the domestic donkey». Science 304 (5678): 1781. DOI:10.1126/science.1096008. PMID 15205528. [New Scientist Donkey domestication began in Africa Lay summary].
  19. Roger Blench, Калып:PDFlinkPDF (235 KiB) (İnglizçä)(инг.
  20. The Domestication of the Horse; см также Одомашнивание лошади
  21. Domestication of Reindeer (недоступная ссылка с 23-05-2013 (1445 днә) — историякопия)
  22. Geese: the underestimated species