Эчтәлеккә күчү

Debian

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Debian latin yazuında])

Debian

Debian GNU/Linux 8.0 («Jessie») GNOME эш өстәле белән
Уйлап табучы

Debian проекты

ОС гаиләсе

Unix, GNU, Linux

Беренче чыгыш

16 август 1993

Соңгы юрама

8.1, кодлы исеме — Jessie — 6 июнь 2015

Төшнең төре

Монолит (Linux, FreeBSD, NetBSD), Микро (Hurd)

Арайөз

GNOME, KDE, Xfce һәм LXDE

Лицензия

GNU GPL, һәм башкалар[1]

Халәте

Актуаль

Веб-сайт

www.debian.org

Debian ([ˈdɛbiən] кебек әйтелә) — ачык кодлы ирекле программа белән тәэмин ителештән һәм кайбер ябык кодлардан торучы операцион система. Бүгенгесе көндә Debian GNU/Linux — иң популяр һәм их кирәкле Linux дистрибутивлары рәтенә керә[2], бары аның ярдәмендә генә мондый төрдәге ОС үзенең үсү чорын кичерә[3]. Шула ук башка төшләрдә ясалган дистрибутивлар: Debian GNU/Hurd, Debian GNU/kNetBSD һәм Debian GNU/kFreeBSD. Debian операцион система буларак серверлар өчен һәм эш станцияләре өчен дә кулланыла ала.

Debian башка дистрибутивларга караганда иң күп пакетлар саклагычына 2012 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. ия, аларның барсында да куллану өчен кирәкле программалар, хәтта аларның сан ягыннан түгел, ә тәэмин итүче архитектуралар ягыннан алар: ARM-нан башлап, популяр булган x86 һәм PowerPC, яңа 64-разрядлы AMD, һәм IBM S/390 белән тәмамлана.

Саклагычлар белән эш итү өчен бик күп программалар бар, аларның иң популяры — Advanced Packaging Tool (APT).

Debian бик күп дистрибутивлар өчен башлангыч булып тора (йөздән артык, тулырак Debian аша нигезләнгән дистрибутивлар). Иң танылганнары — Adamantix, Bioknoppix, Dreamlinux, Clusterix, Gnoppix, Knoppix, Ubuntu, Libranet, Linspire, MEPIS, Xandros Desktop OS һәм Maemo.

«Debian» сүзе проектка нигез салучы Ян Мёрдок (Ian Murdock) һәм аның якын дусты (соңрак хатыны, хәзер элеккеге хатыны) Дебра (Debra) баш иңекләреннән килеп чыккан.

Debian релизлары өч тармакка бүленә:

  • стабиль (stable), ул үз өченә рәсми дистрибутивка кергән барлык пакетларны ала;
  • тест ясалучы (testing), бу юрамадан стабиль дистрибутив ясала;
  • стабиль булмаган (unstable), бу пакеттан барысы да тест ясалучы релизга күчерелә.

Шула ук эксперименталь(experimental) релиз да була, моңа бик күп үзгәрешләр кичергән пакетлар гына урнаштырыла.