Эчтәлеккә күчү

Чөгендер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чөгендер latin yazuında])
Чөгендер
Халыкара фәнни исем Beta L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Beteae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Чөгендер Викиҗыентыкта

Чөгендер (лат. Béta) — алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек.

Составында А, С, В1 В5, В6, Е, РР витаминнары, фолий кислотасы, тимер, калий, кальций, магний, фосфор, цинк, йод, углеводлар, клетчатка, аксым һәм аминокислоталар, май, шикәр, лимон, алма, кузгалак, рибофлавин, тиамин, азотлы матдәләрнең органик кислоталары бар.

Нәрсәне дәвалый? Калкансыман биз авыруларын дәваларга булыша. Чө­ гендер составында йод булганга күрә, ул яшелчәләр арасында бу яктан лидер исәпләнә. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләрен дәвалый, чөгендер составындагы и витамины ашкайнату тракты эшчәнлеген нормальләштерә.

Бөер һәм бавыр авыруларын, йоткылык өсте ялкынсынуын дәваларга ярдәм итә. Чөгендер онкологик авыруларга каршы тора. Бу яшелчә организмда оксидлашу процессларын арттыра һәм яман шеш үсүен туктата.

Шикәр чире булган кешеләргә чөгендер белән мавыкмаска киңәш ителә.

Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, ха­лык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тар­мак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аер­чалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвек­чекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җи­меш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендер­нең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөген­дере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буен­ча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора. Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, ши­кәрледә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимун һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, ка­лий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В1, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.

Дәвалау сыйфатлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланган­нар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозлар­ны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөген­дер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, ки­шер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы бер­ничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.

Заголовок
Шикәр чөгендере
Шикәр чөгендере  
Азык чөгендере
Азык чөгендере  
Гади чөгендер
Гади чөгендер  
'Бордо' чөгендере
'Бордо' чөгендере  
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.