Олимпия уеннары
Олимпия уеннары | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1896 |
---|---|
Спонсор | Visa[d][1] |
Спорт төре | олимпик спорт төре[d] |
Сәнгать юнәлеше | Olympic Movement[d] |
Гимн | Олимпийский гимн[d] |
Шигарь тасвирламасы | олимпик шигарь[d] |
Урын | Olympic venue[d] |
Тапшырыла торган бүләк | олимпик медаль[d] |
Әүвәлгесе | Античные Олимпийские игры[d] |
Вакыйганың ешлыгы | 4 ел |
Оештыручы | Халыкара Олимпия комитеты[d] |
Катнашучы(лар) | Viet Nam Sports Team[d] |
Рәсми веб-сайт | olympics.com/en/(ингл.) |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Олимпийская хартия[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Олимпия уеннары[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 14 000 000 ± 99 999[2] |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/olympic_games[3] |
Олимпия уеннары Викиҗыентыкта |
Оли́мпия уеннары́, Олимпиа́да — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңнәрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.
Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.
Олимпия уеннары тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы Олимпия уеннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.
Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Румда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя.
Хәзерге заман Олимпия уеннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла.
Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.
Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр. Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».
Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.
Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана.
I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.
IV һәм VII Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел – сынлы шуу, хоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар.
1924 – 1992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.
1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр.
Олимпия Хартиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.
Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.
Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).
Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.
Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.
Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)
Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.)
Олимпия уеннары атрибутлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия шигаре (девизы)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (ингл. Faster, higher, stronger; рус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла.
Олимпия мәсләге (принцибы)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (ингл. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)
Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән.
Олимпия эмблемасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Европа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.
Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.
Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.
Олимпия байрагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.
Олимпия медальләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә.
Олимпия анты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.
Спортчылар анты:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм утәргә, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.)
Хөкемдарлар анты:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм үтәргә, үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.)
Олимпия уты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурлары ярдәмендә кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.
Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар.
Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә.
Уеннар ачу тантанасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелыннан Олимпия утын кабызалар.
Уеннар ябу тантанасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.
Олимпия спорт төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре:
Җәйге Олимпия спорт төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Кышкы Олимпия спорт төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.
Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчылары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альбина Әхәтова – биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано, 1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин, 2006)
- Зиннәтулла Билалетдинов – хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид, 1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево, 1984 ел)
- Наилә Гыйләҗева – фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль, 1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү, 1980)
- Ольга Данилова – чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано, 1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити, 2002)
- Светлана Демина – стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000)
- Ирек Зиннуров – судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000) бронза медаль иясе (Афиннар, 2004)
- Алина Кабаева – нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары, 2004)
- Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
- Гүзәл Манюрова — XXVII Олимпия уеннары (Афина)ирекле көрәш буенча көмеш медаль иясе.
- Земфира Мефтахетдинова – стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Афиннар, 2004 ел).
- Алия Мостафина – гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
- Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль, 1976 ел).
- Лилия Нуретдинова – җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона, 1992 ел).
- Роза Салихова – волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
- Гөлнара Самитова-Галкина – җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин, 2008 ел)
- Динара Сафина – теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин, 2008 ел)
- Шәзам Сафин – грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Һелсинки, 1952 ел)
- Эльвира Сәгъди — спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972, Монреаль-1976).
- Шамил Сериков — грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
- Федор Симашев — чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары 1972 (Саппоро, Япония) чемпионы
- Шамил Хисаметдинов – грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры
Олимпия уеннары уздырылган урыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җәйге Олимпия уеннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кышкы Олимпия уеннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Олимпия уеннары арасы иң озыны 1503 ел тәшкил иткән. Шуның кадәр вакыт соңгы Борынгы Олимпия уеннарыннан беренче Хәзерге заман Олимпия уеннарына кадәр узган.
- Беренче Олимпия Уеннары 1900 елда Парижда үтәргә тиеш булган, ләкин оештыручылар аларны озак көтмичә 1896 елда ук Олимпия хәрәкәтенең туган ягы булган Грециядә үткәрү дөресрәк булыр дип уйлаганнар.
- 1896, 1900 еллардагы Олимпия уеннары ярышларда беренче урын алган спортчыларга көмеш, ә икенче урын алган спортчыларга бронза медаль бирелгән. Өченче урын медаль белән бүләкләнмәгән.
- 1936 ел Олимпия уеннарын Адольф Гитлер ачкан.
- 1906 елда Греция башкаласы Афиналарда олимпия харәкәтенең яңартуының 10 еллыгына багышлап III һәм IV Уеннар арасында өстәмә Олимпия уеннары уздырылган.
- 1916, 1940, 1944 елларда уздырырга тиешле Олимпия уеннары уздырылмады. Сәбәбе – сугыш.
- Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә каршы төшеп АКШ һәм тагын 64 ил Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарында катнашмыйлар. Шуңа күрә ярышларда чагыштырмача әз спортчы катнаша.
- Иң авыр Олимпия медальләре Солт-Лейк-Сити Олимпиадасында бирелә. Аның авырлыгы 0,567 кг (алтын медаль).
- Олимпия уеннарында катнашучы хатын-кызларның уртача яше 20.
- Пекинда узган XXIX Олимпия уеннары барышында шәһәр җитәкчеләре эт итеннән ясалган ризыкларны сатуын тыя.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Азатлык радиосы - Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган
- Зал Олимпийской славы 2010 елның 11 ноябрь көнендә архивланган. (рус.)
- Олимпия уеннары тарихы 2010 елның 17 февраль көнендә архивланган. (рус.)
- Алман Википедиясе (алм.)
- Инглиз Википедиясе (ингл.)
- Рус Википедиясе (рус.)
- Рус Википедиясе (рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Халыкара Олимпия Комитетының рәсми сайты(ингл.)
- Олимпия тарихы һәм статистикасы(ингл.)
- Олимпия уеннары музее(ингл.)
- Олимпия уеннары җиңүчеләре(ингл.)
- Азатлык радиосы – Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |
- ↑ https://investir.lesechos.fr/actionnaires/interview/le-sponsoring-des-jo-se-paie-tres-cher-442296.php
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ https://thenextweb.com/vocabulary/olympic-games/