1972 ел
Внешний вид
(1972 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1968 · 1969 · 1970 · 1971 — 1972 — 1973 · 1974 · 1975 · 1976 |
Унъеллык |
1950-еллар · 1960-еллар — 1970-еллар — 1980-еллар · 1990-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1972 (бер мең тугыз йөз җитмеш икенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1972 елы, II меңьеллыкның 972 елы, XX гасырның 72 елы, XX гасырның 8 унъеллыгының 2 елы, 1970 елларның 3 елы. 1972 елдан бирле 53 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 10 апрель — Чаллыда шәһәр һәм КамАЗ төзелеше тарихы музеен ачу турында карар кабул ителә.
- 22 май — Цейлон яңа конституцияне кабул итә һәм бәйсез Шри-Ланка җөмһүрияте буларак игълан ителә.
- 17 июнь — АКШ Япониягә Окинава утравын кайтаралар.
- 17 июнь — АКШ-да Уотергейтс низагы башлана.
- 17 июль-17 август — Казанда Research and Development - USA (АКШта эзләнүләр һәм эшкәртмәләр) күргәзмәсе уза.
- 2 август — Мисыр һәм Ливия бер дәүләткә берләшү турындагы килешүне имзаладылар.
- 26 август — Мюнхенда XX Олимпия уеннары ачылды.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1972 елда туганнар
- 6 гыйнвар — Булат Гильванов, рәссам.
- 11 гыйнвар — Аманда Пит, АКШ кино актрисасы.
- 12 гыйнвар — Дилбәр Булатова, татар язучысы, публицист (Башкортстан).
- 18 гыйнвар — Алиса Галләмова, шаһматчы.
- 19 март — Ренат Вәлиуллин, Татарстан дәүләт эшлеклесе, фән кандидаты.
- 30 апрель — Айдар Хәбетдинов, тарихчы-галим.
- 23 июнь — Зинедин Зидан, Франция футболчысы.
- 1 июль — Фәнис Җиһанша, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты, Татарстанның атказанган артисты.
- 18 сентябрь — Озан Чолаглу, мәшһүр төрекләр композиторы.
- 22 октябрь — Лилия Фәттахова, шагыйрә, прозаик, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2019 елдан).
- 11 декабрь — Искәндәр Сираҗи, журналист.
- 22 декабрь — Ванесса Паради, Франциянең кино актрисасы, шансон җырчысы, фотомодель.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1972 елда вафатлар
- Александр Алемасов, 1937 елның июль-сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык комиссары. 1937-1942 елларда ВКП(б)-ның Татарстан өлкә комитеты 1-нче сәркатибе. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе.
- 1 гыйнвар — Шакир Мөхәммәтҗанов, рәссам-график.
- 17 гыйнвар — Газиз Мөхәммәтшин. татар язучысы, драматургы.
- 29 март — Сәгыйть Исәнбаев, татар әдәбият галиме.
- 30 март — Александр Ключарев, композитор.
- 24 апрель — Ибраһим Гафуров, драма актеры.
- 6 июнь — Якуб Агишев, татар әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче.
- 18 сентябрь — Аллаһияр Вәлиуллин, татар композиторы.
- 19 октябрь — Ярми Сәете, БАССР халык чәчәне.
- 4 ноябрь — Петр Шафранов, Советлар Берлеге Каһарманы, генерал-полковник.
- 25 декабрь — Мансур Абдрахманов, татар фәлсәфәчесе.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фатих Хөсни, татар язучысы[1].
- Шәүкәт Галиев, татар шагыйре[1].