Иске йолалык
Иске йолалык | |
Нигезләнү датасы | 1666 |
---|---|
Әһәмиятле кеше | Аввакум Петров |
Христианский литургический обряд | славянская литургия[d] |
Чыгыш иле | Рус дәүләте |
Моңа каршы | Рус православ чиркәве |
Иске йолалык Викиҗыентыкта |
Иске йолалык яки Борынгы православие, Иске тәртип православиесе — 1650-1660 елларда патриарх Никон һәм патша Алексей Михаил улы үткәргән чиркәү реформасын кабул итмәгән рус православие чиркәвенең дини оешмалар җыелмасы.
Никон үткәргән чиркәү реформасы рус Чиркәве, юнан Чиркәве, ә беренче чиратта Константинополь Чиркәве дини тартибен бердәйләштерү максатыннан ясалган булган.
Дини реформа рус Чиркәвен аера. 1905 елның 17 апреленә кадәр Россия империясендә иске йолалык тарафдарлары "таркатучылар" (раскольниклар) дип йөртелә.
1971 елда Мәскәү патриархаты үз карашын иске йолалык тарафдарларына карата йомшарта һәм аларга каршы ләгънәтләрне (анафемалар) юкка чыгара.
Ләгънәтләрне юкка чыгару Рус Православие Чиркәве һәм Иске Йолалык Православие Чиркәве арасындагы евхаристик аралашуны торгызмаган. Иске йолалык тарафдарлары тик үзен тулы мәгънәдәге православилеләр булып саныйлар, ә Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвенә "читләтеп чиркәү" буларак карыйлар.
Иске йолалык бер агымы - попчычар (поповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "икенче дәрәҗәдәге еретик" дип саный, попсызчылар (безпоповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "беренче дәрәҗәдәге еретик" дип саный (иске йолалыкка керү өчен яңадан чукындыру кирәк).
Россиянең иң зур иске йолалык берләшмәсе - Рус православие иске йолалык чиркәве, ул попчылар агымына карый.
Төп агымнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Попчылар
- Попсызчылар
- Диндәшлеклеләр
Казан шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - 1909 елда ачылган Казан Покрау чиркәве, аның гамәлдәге епискобы — Евфимий (Дубинов).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1682 елда Никон яклы епископлар Мәскәү Җыенынан соң иске йолалык тарафдарлары эзәрлекләнә башлый, аларга каршы төрле бастыру чаралары, җәзалау ысуллары да кулланыла.
Күп иске йолалыклылар Себергә, Төньяк Россиягә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми.
Борынгы православие тарафдарлыннан күп күренекле шәхесләр, аеруча күп сәүдәгәрләр чыкканнар:
- Павел Третьяков - Третьяков галереясенә нигез салучы
- Савва Морозов — Россия күренекле эшкуары, иганәче.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «СОВРЕМЕННОЕ ДРЕВЛЕПРАВОСЛАВИЕ» — Портал о современном старообрядчестве всех согласий
- Русская старообрядческая диаспора в странах дальнего зарубежья
- Очерк о жизни старообрядцев в США
- Соборник. Собрание книг кириллической печати. Отсканированные страницы старопечатных книг
- Казан-Нократ епархиясе сайты 2015 елның 14 декабрь көнендә архивланган.
- Митрополит Корнилийның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы 2016 елның 6 май көнендә архивланган.