Фунань
Фунань (традицион Кытай иероглифлары беләнː扶南; Кхмер телендәː ហ៊្វូណន, Hvunân, fuːnɑːn; Вьет телендәːPhù Nam, Чһу Хан: 夫南) Кытай картографлары һәм язучылары тарафыннан тарихи борынгы Һиндулашкан дәүләткә — яки, дөресрәге ирекле дәүләтләр челтәренә (мандала) бирелгән атама[1][2]— ул кыйтга Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан булган, үзәге Меконг дельтасында булган һәм безнең эраның беренче гасырыннан алтынчы гасырына кадәр булган. Атама Кытай тарихи текстларында бу патшалыкны тасвирлаганда табыла һәм иң киң тасвирламалар күбесенчә Фунаньда безнең эраның 3-енче гасыр уртасында сәяхәт кылган һәм Көнчыгыш Ву династиясе вәкилләре ике Кытай дипломаты Канг Таи һәм Жу Йинг мәгълүматына нигезләнгән.[3] Фунань хәзерге телләрдә Внум төбәге (Борынгы Кхмер телендә: វ្នំ , Nokor Phnom, кхмер. នគរភ្នំ, Nôkôr Phnum, nɔkɔː pʰnum, туры мәгънәдә: Таулар патшалыгы, Fūnān, Таи телендә: (тай. ฟูนาน) һәм шулай ук (Вьет телендәː Phù Nam) Пһу Нам буларак мәгълүм. Шулай да, “Фунань” исеме чорның асаба килеп чыгышлы нинди дә булса текстларда табылмаган һәм Фунань халкы дәүләтләрен үзләре ничек атаганнары мәгълүм түгел. Кайбер галимнәр борынгы Фунань сүзен bnaṃ яки vnaṃ бәйле Кхмер сүзеннән (хәзерге Кхмер телендә: phnoṃ, мәгънәсе "тау") әйтелешен алганнар дип, башкалар шулай да Фунань әйтелеш түгел, ә Кытай телендә иероглифлар белән язылганның мәгънәсе дигән карашта булганнар.
Тһап Муойда язмада Каундинья
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тһап Муойның (хәзер кхмер телендә “Прасат Прам Ловен” буларак мәгълүм) Санскрит язмасы (K.5) хәзер Хо Ши Мин шәһәрендә Вьетнам Тарихы Музеенда урнашкан һәм “Каундинья сызыгының ае” (... kauṇḍi[n]ya[vaṅ]śaśaśinā ...) булган һәм “җирдән үскән патшалык”ның җитәкчесе булган патша Джаяварманның кече улына (nṛpasunu—bālo pi) патшазадә Гунаварманга карый. Патшалыкның исеме кебек үк, кешеләрнең этно-лингвистик табигате белгечләр арасында күп бәхәс китереп чыгара. Төп гипотезалар булып Фунань халкының күбесенчә Мон–Кхмер халкы яки аларның күбесенчә Австронезия халкы булуы яки аларның күп милләтле җәмгыять булулары. Бу мәсьәлә буенча булган шәһадәттән әлегә нәтиҗә ясалмаган. Майкл Викери әйткәнчә, гәрчә Фунань теленең идентификациясе мөмкин булмаса да халык Кхмер булганга көчле шәһадәт бар.[4] Ок Эода археология нәтиҗәләре "Ок Эо һәм Ангкоргача дәрәҗәләр арасында чын дәвамлылык булмавы юк" икәнен күрсәткән, моны Фунань идарәсе астында Кхмер лингвистик доминантлыгы күрсәткән.[5] Кытай тарихчылары шәһадәтенә нигезләнеп Фунань дәүләте безнең эраның 1-енче гасырында Меконг дельтасында нигезләнгән булган, әмма археологик өйрәнү төбәктә киң кеше яшәү урыннары безнең эрага кадәр 4-енче гасыр икәнен күрсәткән. Кытай авторлары тарафыннан бер бердәм дәүләт буларак каралса да, кайбер хәзерге галимнәр Фунань кайвакыт бер-берсе белән сугышкан, ә кайвакыт бердәм берлек тәшкил иткән шәһәр дәүләтләр тупланмасы булуда шөбһәнәләр. [6] Көньяк Вьетнамда Ок Эо борынгы сәүдә үзәгендә казып чыгарылган Рим, Кытай һәм Һинд тауарларны керткән археологик шәһадәтләрдән Фунаньның көчле сәүдә дәүләт икәне билгеле.[7] Көньяк Камбоджада Ангкор Борейда казулар шулай ук әһәмиятле кеше яшәү биләмәсе булу турында шәһадәтне биргән. Ок Эо яр буенда портка һәм Ангкор Борейга каналлар системасы белән тоташтырылган булу сәбәпле, бу урыннарның бөтенесе Фунаньның төп үзәк өлеше булуы ихтимал.
Мәдәнияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фунань мәдәнияте асаба ышанулар һәм Һинд фикерләре кушылмасы булган. Патшалыкка Һинд мәдәнияте көчле йогынты ясаган булган һәм Һиндлеләр дәүләт хөкүмәте максатлары өчен эшкә алынган булган. Сарай яны теле булып Санскрит булган һәм Фунаньлылар арасында Һинд дине һәм бишенче гасырдан соң Буддачылык дини доктриналары таралган булган.
-
Агач Будда сыны
-
Май Тһодан Пһном Да стилендә (7-енче гасыр) Бодһисаттва Локешвара, Гиме Музее.
-
Фунань Санскрит язмасы
-
Фунань лингамы
-
Фунань Будда сыны
-
Патшабикә Сома сыны.
-
Ангкор Борей археологик урынында гыйбадәтханә
Фунань хөкемдарлары исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәртип буенча саны | Санскрит исеме | Кытай текстларында исемнәре | Хөкеме |
01 | Neang Neak (Сома патшабикәсе) | Liǔyè (柳葉 / Yèliǔ (葉柳 | 1-енче/2-енче гасыр? |
02 | Preah Thong (Kaundinya I) | Hùntián (混塡 / Hùnhuì (混湏 | 1-енче/2-енче гасыр |
03 | Hun Pan-huang | Hùnpánkuàng (混盤況 | 2-енче гасыр |
04 | Pan-Pan | Pánpán (盤盤 | 2-енче гасыр ахыры |
05 | Srei Meara | Fàn Shīmàn (范師蔓 | 3-енче гасыр башы |
06 | Мәгълүм түгел | Fàn Jīnshēng (范金生 | як. 230? |
07 | Мәгълүм түгел | Fàn Zhān (范旃 | як. 230 – як. 243 яки соңрак |
08 | Мәгълүм түгел | Fàn Cháng (范長 | 243 елдан соң |
09 | Мәгълүм түгел | Fàn Xún (范尋 | 245/50-287 |
10 | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел | 4-енче гасыр |
11 | Candana | Zhāntán (旃檀 | як. 357 |
12 | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел |
13 | Kaundinya II | Qiáochénrú (僑陳如 | як. 420 |
14 | Sri Indravarman I | Chílítuóbámó (持梨陀跋摩 | як. 430 – як. 440 |
15 | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел |
16 | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел | Мәгълүм түгел |
17 | Jayavarman Kaundinya | Qiáochénrú Shéyébámó (僑陳如闍耶跋摩 | 484–514 |
18 | Rudravarman | Liútuóbámó (留陁跋摩 | 514 - як.545 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Martin Stuart-Fox (2003). A Short History of China and Southeast Asia: Tribute, Trade and Influence. Allen & Unwin. p. 29. https://archive.org/details/shorthistorychin00stua.
- ↑ Dougald JW O′Reilly (2007). Early Civilizations of Southeast Asia. Altamira Press. p. 194.
- ↑ Higham, c., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, ISBN 9781842125847
- ↑ Michael Vickery, "Funan reviewed: Deconstructing the Ancients", Bulletin de l'École Française d'Extrême Orient XC-XCI (2003–2004), pp. 101–143
- ↑ Pierre-Yves Manguin, "From Funan to Sriwijaya: Cultural continuities and discontinuities in the Early Historical maritime states of Southeast Asia", in 25 tahun kerjasama Pusat Penelitian Arkeologi dan Ecole française d'Extrême-Orient, Jakarta, Pusat Penelitian Arkeologi / EFEO, 2002, p. 59-82.
- ↑ Hà Văn Tấn, "Oc Eo: Endogenous and Exogenous Elements", Viet Nam Social Sciences, 1–2 (7–8), 1986, pp.91–101.
- ↑ Lương Ninh, "Funan Kingdom: A Historical Turning Point", Vietnam Archaeology, 147 3/2007: 74–89.