Фарад
Фарад (билгеләнүе: Ф, F) — СИ үлчәү системасында электрик сыйдырышлыкның үлчәү берәмлеге.
1 Фарад 1 Кулон корылма конденсатор тәлинкәләре (обкладкалары) арасында 1 Вольт көчәнеш хасил иткәндәге конденсаторның электр сыйдырышлыгына тигез.
СИ берәмлекләре нигезендә:
1Ф = (А·с)/В = Дж/В2 = (Вт·с)/В2 = Кл/В = Кл2/Дж = Кл2/(Н·м)=
(с2·Кл2)/(м2·кг)=(с4·А2)/(м2·кг) = с/Ом
A=Ампер, В=Вольт, Кл=Кулон, Дж=Джоуль, м=метр, Н=Ньютон, с=секунда, Вт=Ватт, кг=килограмм, Ом
- 1Ф = А² • с4 / кг • м²
Үлчәү берәмлеге инглиз физигы Майкл Фарадей исеме хөрмәтенә аталган.
Фарад бик зур сыйдырышлык. 1Ф сыйдырышлыкка радиусы 13 Кояш радиусына тигез ялгыз шар ия булыр иде.
Мисал өчен, Җирнең сыйдырышлыгы (ялгыз үткәргеч буларак, Җир зурлыгындагы шарның) 700 микрофарад гына.
Сәнәгать тарафыннан эшләп чыгарыла торган конденсаторларның номиналлары гадәттә “микро”, “нано-“ һәм “пикофарад”ларда үлчәнә. Шулай да, ионисторларның (ике электрик катламлы конденсаторларның) сыйдырышлыгы берничә килофарад булырга мөмкин.
Хәзерге промышленность сыйдырышлыгы берәмлекләрчә һәм уннарча Фарад конденсаторлар эшләп чыгара. Тавыш аппаратурасында сыйдырышлыгы 40 Фарад булган һибрид конденсаторлар кулланыла.
Куллану өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фарадларда (яки аннан чыгарылма берәмлекләрдә) конденсатор сыйдырышлыгын, кабельләр
сыйдырышлыгын һәм төрле приборларның электродлар арасындагы сыйдырышлыкны үлчиләр.
Электрик сыйдырышлыгы белән бәтәрәй һәм аккумуляторларның электрохимик сыйдырышлыгын бутамаска кирәк. Электрохимик сыйдырышлыкның табигате башка һәм ул башка берәмлекләрдә - Ампер-сәгатьләрдә үлчәнә (1А-сәг 3600 Кулонга тигез).
Шулай ук Фарад үлчәү берәмлеге белән Фарадей константасын (1 моль электроннарның электрик корылмасын, якынча 96485,3...Кл/мольгә тигез) бутамаска кирәк.
Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.
Мәртәбәле: | Билгеләмәсе: | Өлешле: | Билгеләмәсе: |
---|---|---|---|
101 (дека) | даФ / daF | 10−1 (деци) | дФ / dF |
102 (гекто) | гФ / hF | 10−2 (санти) | cФ / cF |
103 кило | кФ / kF | 10−3 милли | мФ / mF |
106 мега | МФ / МF | 10−6 микро | мкФ / μF |
109 гига | ГФ / GF | 10−9 нано | нФ / nF |
1012 тера | ТФ / ТF | 10−12 пико | пФ / pF |
1015 пета | ПФ / PF | 10−15 фемто | фФ / fF |
1018 экса | ЭФ / EF | 10−18 атто | aФ / aF |
1021 зетта | ЗФ / ZF | 10−21 зепто | зФ / zF |
1024 йотта | ИФ / YF | 10−24 йокто | иФ / yF |
Искәрмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дека-, гекто-, деци-, сантиФарад үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми. Моның урынына уннарча, йөзләрчә, уннан бер, йөздән бер Фарад үлчәү берәмлеген кулланырга киңәш ителә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Технология» порталы |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Электроника» порталы |
Төп берәмлекләр | Ампер • Кандела • Кельвин • Килограмм • Метр • Моль • Секунд | |
---|---|---|
Чыгарылма берәмлекләр | Беккерель • Ватт • Вебер • Вольт • Градус Цельсия • Грей • Джоуль • Зиверт • Катал • Кулон • Люкс • Люмен • Ньютон • Ньютон-метр • Ом • Паскаль • Радиан • Сименс • Стерадиан • Тесла • Фарад • Һенри • Һерц | |
СИ белән бергә кулланыла торган |
Аңстрөм • Астрономик берәмлек • Һектар • Дуга градусы (Дуга минуты, Дуга секунды) • Дальтон (Массаның атом берәмлеге) • Децибел • Литр • Непер • Тәүлек (Сәгать, Минут) • Тонна • Электронвольт Берәмлекләрнең атом системасы • Берәмлекләрнең табигый системасы | |
Моны да карагыз | СИ алкушымчалары • Физик берәмлекләр системасы • Берәмлекләрне икенче берәмлекләр аша күрсәтү • СИнең яңа билгеләмәләре • Метрик системасы тарихы | |
Төркем:СИ |