Сембер
Сембер | |
рус. Ульяновск | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1648 |
---|---|
Рәсми исем | Ульяновск |
Кушамат/тәхәллүс | Авиационная столица России[1] |
... хөрмәтенә аталган | Владимир Ленин |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Сембер өлкәсе, Городской округ Ульяновск[d], Сембер губернасы һәм Симбирское наместничество[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Сембер өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+04:00[2] һәм UTC+03:00[2] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел һәм Зөя |
Хөкүмәт башлыгы | Дмитрий Александрович Вавилин[d][3] |
Әгъзалык | Креатив шәһәрләр челтәре[d][4] |
Халык саны | 613 334 (1 гыйнвар 2023) |
Административ бүленеше | Сембернең Ленин районы[5], Сембернең Тимер юл районы[5], Сембернең Идел арты районы[5] һәм Сембернең Зөя арты районы[5] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Крефелд, Мейкон, Гомель, Уху[d][6][7] һәм Минск |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 316,9 км² |
Почта индексы | 432000–432999 |
Рәсми веб-сайт | ulmeria.ru(рус.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Культурное наследие России/Ульяновская область/Ульяновск (часть 1)[d] |
Феноменның икътисады | Сембер икътисады[d] |
Җирле телефон коды | 8422 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Сембер шәрәфле ватандашлары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Сембердә җирләнгәннәр[d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Сембер күренешләре[d] |
Сембер Викиҗыентыкта |
Сембер (рус. Ульяновск, чуаш. Чĕмпĕр, эрз. Ульянонь ош), Ульян — Россиядәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге. Бу шәһәр Идел яры буенда урнашкан. Хәзерге шәһәр башлыгы — Панчин Сергей Сергей улы.
Халык саны — 613 793 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 637 288 кеше (2010).[8]
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[9].
Исеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәрнең беренче исеме, Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәhәр Идел елганың сул ягында, Мәскәүдән 890 километр көчыгыштарак урнашкан. Муниципаль берәмлек буларак Новоульяновск шәһәр округы, Чардаклы һәм Сембер районнары белән чикләнә.
Куйбышев тимер юлының Ульяновск станциясе. Шәһәр аша А151 (Сембер — Чуел — М7 автоюлы), Р178 (Саранск — Сембер — Мәләкәс — Самар), Р228 (Сембер — Сызран — Сарытау — Волгоград), Р241 (Сембер — Буа — Казан) автоюллар баралар.
Сембердән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Түбән Новгород ~ 482 км Вологда ~ 1042 км Петербург ~ 1639 км |
Чабаксар ~ 246 км Йошкар-Ола ~ 336 км Киров ~ 629 км |
Казан ~ 267 км Ижау ~ 587 км Пермь ~ 868 км |
|||||||
Саранск ~ 230 км Мәскәү ~ 903 км Смоленск ~ 1327 км |
Мәләкәс ~ 85 км Уфа ~ 578 км Чиләбе ~ 975 км |
||||||||
Пенза ~ 315 км Воронеж ~ 856 км Сочи ~ 1855 км |
Сарытау ~ 446 км Әстерхан ~ 1272 км Махачкала ~ 1685 км |
Тольятти ~ 184 км Самар ~ 242 км Ырынбур ~ 627 км |
|||||||
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уртача еллык температура — +5,0 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,9 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 74%
Сембер климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 5,6 | 4,5 | 16,5 | 30 | 36,2 | 37,5 | 38,9 | 39,3 | 33,9 | 26,0 | 14,3 | 7,8 | 39,3 |
Уртача максимум, °C | −6,5 | −6,3 | 0,6 | 12,0 | 20,2 | 24,5 | 26,3 | 24,3 | 18,1 | 9,6 | 0,4 | −5,3 | 9,8 |
Уртача температура, °C | −9,8 | −10,4 | −3,9 | 6,1 | 13,6 | 18,3 | 20,2 | 18,0 | 12,4 | 5,3 | −2,4 | −8,4 | 4,9 |
Уртача минимум, °C | −13,3 | −14,1 | −7,9 | 1,1 | 7,4 | 12,4 | 14,5 | 12,5 | 7,7 | 1,9 | −4,9 | −11,4 | 0,5 |
Абсолют минимум, °C | −38 | −40 | −32,8 | −20 | −6,5 | −2,2 | 3,8 | −1 | −4,9 | −18,9 | −29,2 | −38 | −40 |
Явым-төшем нормасы, мм | 31 | 24 | 24 | 30 | 39 | 63 | 60 | 48 | 49 | 40 | 32 | 30 | 470 |
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сембер крепостена Хитрово Богдан Матвей улы 1648 елда нигез салган.
1670 елның октябрендә Семберне Степан Разин гаскәрләре чолганышка алганнар, ләкин алар патша гаскәре тарафыннан җиңелгәннәр; Степан Разин үзе дә яралана.
1774 елда Сембер острогында Емельян Пугачёв ябып тотылган.
1708—1717 һәм 1728—1780 елларда — Казан губернасы составында, 1737 елдан аның Сембер провинциясе үзәге, 1780 елдан — Сембер калгайлыгы үзәге,1796 елдан — Сембер губернасы үзәге.
XIX гасырда — Идел буендагы икмәк, балык, терлек һәм урман сәүдәсе эре үзәкләреннән берсе. 1790-елларда Сембердә беренче театры ачыла, 1840-елларда театр училищесы.
1856 елда Сембер шәһәрендә 26 чиркәү, 2613 йорт һәм 677 лавка (кибет) булган. 1890-елларда тимер юл Семберне Инза белән, ә XX гасыр башында — Бөгелмә белән тоташтырыла.
1918 елның июньдә Сембер акгвардиячеләр һәм чехословаклар тарафыннан басып алына. Шул ук елның сентябрьдагы Сембер операциясе нәтиҗәсендә азат ителә.
1924 елда Владимир Ульянов-Ленин хөрмәтенә Сембергә Ульяновск исеме бирелә. 1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — крае) составында, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе үзәге.
1943 елдан Сембер өлкәсе үзәге булып тора.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1811[10] | 1840[10] | 1856[10] | 1897[11] | 1914[10] | 1926[10] | 1931[10] | 1939[10] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2002[16] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~13 300 | ~17 700 | ~26 500 | 41 684 | ~55 200 | ~68 700 | ~68 900 | ~103 800 | 205 942 | 351 085 | 463 964 | 625 155 | 635 947 | 613 793 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милләт | 2002[17] | 2010[18] |
---|---|---|
руслар | 74,0% | 75,7% |
татарлар | 12,7% | 12,6% |
чуашлар | 7,3% | 7,1% |
мордва | 1,4% | 1,3% |
украиннар | 1,4% | 1,0% |
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр 4 районларына бүленә:
Ленин районы — шәһәрнең иң иске районы. Ул Идел һәм Зөя арасының төньягында ята вә гадәт буенча Үзәккә һәм Төньякка бүленә.
Кардәш шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Оснабрүк, Алмания
- Крефелд, Алмания
- Мэйкон, АКШ
- Гүмрү, Әрмәнстан
- Шынҗэн, Кытай
- Оклахома-Сити, АКШ
- Саранск, Россия
- Жуковский, Россия
Шәһәрдә туганнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе.
- Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.
- Надия Бакыева (1912-1999), педагогия фәннәре докторы.
- Шакир Измайлов (1897-1937), ТАССР хезмәт халык комиссары.
- Асия Измайлова (1903-1993), җырчы.
- Назыйм Мөхитов, биатлончы.
- Шамил Һидиятуллин, журналист.
- Илдар Бикчәнтәев, футболчы
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Православие
- РПЧнең Сембер митрополиясе
- Сембер епархиясе
- Спас-Вознесение соборы
- Сембер епархиясе
- Ислам
- ҮДН карамагындагы Сембер мөфтияте
- РФ МДН карамагындагы СӨ МҮДН
- «Ихлас» мәчете
- Католиклык
- Яһүд дине
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Словарь топонимических перифраз: названия российских городов — СПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
- ↑ 2,0 2,1 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
- ↑ https://web.archive.org/web/20210521134601/http://ulmeria.ru/ru/node/20547
- ↑ https://en.unesco.org/creative-cities/ulyanovsk
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Устав муниципального образования «Город Ульяновск»
- ↑ http://www.wuhu.gov.cn/English/SisterRelationship/8644711.html
- ↑ http://english.ah.gov.cn/AboutAnhui/InternationalExchanges/SisterProvincesandCities/4004821.html
- ↑ 8,0 8,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-03
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 http://www.mojgorod.ru/uljanov_obl/uljanovsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1358
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-14
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-14
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]