Петропавел
Петропавел | |
рус. Петропавловск каз. Петропавл | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1752 |
---|---|
Рәсми исем | Петропавл |
... хөрмәтенә аталган | Апостол Петр һәм Apostol Pavel |
Дәүләт | Казакъстан |
Нәрсәнең башкаласы | Төньяк Казакъстан өлкәсе, Петропавловский округ[d], Кызылъяр (Петропавел) өязе[d] һәм акимат города Петропавловска[d] |
Административ-территориаль берәмлек | акимат города Петропавловска[d] |
Сәгать поясы | UTC+06:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Жумабеков, Булат Серикович[d] |
Халык саны |
201 446 (2009), 216 406 (2017)[1], 222 044 (1 гыйнвар 2023)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 137 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Омск[3] |
Моның хуҗасы | Карасай[d] |
Мәйдан | 221 600 000 квадрат метр |
Почта индексы | T01K6H6 |
Рәсми веб-сайт | sko.kz |
Номер тамгасы коды | 15 |
Петропавел Викиҗыентыкта |
Петропавел (тар. Кызылъяр; каз. Петропавл, тар. Қызылжар; рус. Петропавловск) — Казакъстанның шәһәре, Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе. Шәһәр Ишем елгасы яр буенда урнашкан. Халык исәбе якынча 195 мең кеше тәшкил итә (2010).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия империясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр Яңа-Ишем саклау сызыгы Изге Петр ныгытмасы буларак 1752 елның 12 июлендә нигезләнгән. 1807 елда ныгытма Петропавловск шәһәре исемене алган һәм Тубыл губернасына кергән. 7 сентябрьдә шәһәргә беренче шәһәр башлыгы билгеләде. Бу 300 сум хезмәт хакы белән отставкадагы майор Левашов иде. 1822 елда Омск губернасының округ шәһәре булган. 1838 елда исә ул Тубыл губернасының өяз үзәге булмаган (рус. заштатный) шәһәре иттерде (Ишем өязенә кергән). 1868 елдан 1919 елга кадәр Петропавловск Акмола өлкәсенең (мәркәзе — Омск шәһәре) өяз шәһәре булды. 1842 елның 7 сентябрендә шәһәр үзенең гербыны алган.
XIX гасырда шәһәр сәүдә-икътисадый бәйләнешләр үзәгенә әверелде. Шәһәрдән ике кәрван юлы чыккан: берсе — Ташкәнт һәм Бохарага, икенчесе — Голҗага.
1896 елда шәһәрнең 2 чакрымда Көньяк Урал тимер юлы Петропавловск тимер юл станциясене салдылар.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1756 елда — 397 кеше (гарнизонсыз)
- 1800 елда — 1100 кеше (гарнизонсыз)
- 1825 елда — 3495 кеше
- 1834 елда — 3923 кеше
- 1868 елда — 8752 кеше
- 1890 елда — 16 218 кеше
- 1897 елда — 20 629 кеше
- 1913 елда — 43 575 кеше
- 1917 елда — якынча 47 000 кеше
Шәһәрдә күчеп килгән кешеләрдә шактый зур өлеше татарлар тәшкил иттеләр. 1834 елда шәһәрдә руслар — 94 %, татарлар — 5 %, казакълар — 1 % тәшкил иттеләр. 1913 елда исә руслар — 69,2 %, татарлар — 21,5 %, казакълар — 3,3 %.
Советлар Берлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1919–1921 елларда Петропавловск — РСФСР Омск губернасының өяз шәһәре.
- 1921–1928 елларда — Кыргыз (1925 елдан — Казакъ) АССР Акмола губернасының идарә үзәге.
- 1928 елда (17 гыйнвар — 10 май) — Казакъ АССР Кызыл-Җар округының идарә үзәге.
- 1928–1930 елларда — Казакъ АССР Петропавловск округының идарә үзәге.
- 1930–1932 елларда — Казакъ АССР хакимияте карамагындагы шәһәр булды.
- 1932–1936 елларда — Казакъ АССР Караганды өлкәсенең идарә үзәге.
- 1936 елдан хәзерге вакытка кадәр Петропавловск — Казакъ ССР (1991 елдан — Казакъстан Республикасы) Төньяк Казакъстан өлкәсенең үзәге.
Шәһәрдә туган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарлар, башкортлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәрит Галимов (1940) — дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, Казакъстан парламенты сенаторы.
- Азиз Ялымов (1885–1937) — инкыйлабчы, үзәк мөселман бюросында И. Сталин урынбасары.
- Тәүфикъ Мөхәммәт-Рәхимов (1927–1992) — фирка һәм хуҗалык җитәкчесе.
- Ирек Мусин (1966) — рәссам.
- Галимҗан Идриси (1887–1959) — журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе.
- Әхмәтвәли Мәңгәр (1891–1978) — эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, нашир.
- Габдулла Зөлкарнәй (1905–1935) — драматург.
- Галим Акчурин (1892–1945) — Милләт Мәҗлесе сәркатибе, Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче.
- Җәвит Акчурин (1930–2018) — КФУ доценты, фотожурналист, Г. Акчуринның улы.
- Рәшидә Дәүләткилдиева (1914–19??) — КазССР атказанган укытучысы.
- Мәэмүн Сутюшев (1906–1990) — ТАССР, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР халык рәссамы.
- Гали Әхмәдиев (1908–1974) — тимер юл машинисты, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1959).
Татар матбугаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://stat.gov.kz/getImg?id=ESTAT230046
- ↑ https://new.stat.gov.kz/upload/iblock/70a/vilgfseau2vtzntw8dkyp8bupojvgzc5/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C%20%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F%20%D0%A0%D0%9A%20%D0%BF%D0%BE%20%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D1%83%20%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%20%D1%82%D0%B8%D0%BF%D1%83%20%D0%BC%D0%B5%D1%81%D1%82%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8%20(%D0%BD%D0%B0%201%20%D1%8F%D0%BD%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8F%202023%D0%B3).xlsx
- ↑ http://admomsk.ru/web/en/city/international/foreign#petropavlovsk