Куньлунь
Куньлунь | |
кыт. 昆仑山 | |
Дөнья кисәге | Азия |
---|---|
Дәүләт | Кытай |
Иң югары ноктасы | Liushi Shan[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 7167 метр |
Эра | ташкүмер дәвере[d] |
Озынлык | 3000 km |
Куньлунь Викиҗыентыкта |
Куньлу́нь[1] (искечә Кунь-Лунь, Куэнь-Лунь; кыт. 昆仑山脉, Калып:Lang-ug2, тиб. ཁུ་ནུ་རི་རྒྱུད།, кытай теленнән тәрҗемәсе — «Ай таулары») — Азиянең иң зур тау системаларының берсе.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кытайда урнашкан. Төньяктан Тибет таулыгын уратып, көнбатышта Памир тауларыннан көнчыгышта Син-Тибет тауларына кадәр сузылган. Тау системасының озынлыгы — якынча 2500 км, киңлеге — көнбатышта 150 километрдан көнчыгышта 600 километрга кадәр. Иң биек нокталары: үзәктә Улугмузтаг (7723 м) һәм көнбатыш өлешендә — Конгур (7719 м). Көнбатышта — Яркенд, көнчыгышта Хуанхэ елгаларының үзәннәре Куньлунь тауларының табигый чикләре булып тора.
Тау системасының үзәк өлешендә Аркатаг сырты; алга таба көнчыгыштарак — Бокалыктаг сырты урнашкан.
Куньлуньшанькоу үткеле аша Тибетка юл үтә. Монда 2006 елда Куньлунь тимер юл тоннеле ачыла.
Мифология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Даосизм традицияләре буенча, Куньлунь тавы (мифологик "дөнья тавы"ның юрамасы) Алиһәләрнең яшәгән урыны, җирдәге оҗмаһ һәм Шан-ди югары алиһәнең түбәндәге баш каласы дип исәпләнә. Шан-ди һәм Хуан-ди образдарының катыштырыу һөзөмтәһендә, Куньлунь тавы нефрит стеналары белән капланган Хуан-диның гадәти дәүләте дип санала башлый. Бу дәүләткә Күк Капкалары — Чанхэ аша керергә мөмкин. Тау түбәләрендә Си-ван-му алиһәсенең тылсымлы бакчалары урнашкан, шулай ук җимешләре үлемсезлек биргән җимешле шәфталу агачы үсә. Риваятьләр буенча тауга беренчеләрдән булып Чжоу династиясе императоры Му-ван бара.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Куньлу́нь // Словарь географических названий зарубежных стран / отв. ред. А. М. Комков. — 3-е изд., перераб. и доп. — М. : Недра, 1986. — С. 181.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Kunlun Mountains. Encyclopædia Britannica. 2009-11-19 тикшерелгән.</ref>