Иена
Иена | |
Рәсми исем | 円 |
---|---|
Кыскача исем | JP¥ |
Кана белән язылган исем | えん һәм ゑん |
Дәүләт | Япония |
Юрисдикциягә карый | Япония |
Вәлүт симвылы тасвирламасы | Ена симвылы[d] һәм 円[d] |
Эмитент | Япуния Банкы[d] |
Нигезсалгыч текст | New Currency Act[d] |
Алыштырган | Денежная система Токугава[d] |
Башлану вакыты | июль 1871 |
Берәмлек символы | ¥ һәм 円 |
Җитештерүче | National Printing Bureau[d] һәм Монетный двор Японии[d] |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Act on Currency Units and Issuance of Coins[d] |
Түбәнрәк үлчәм берәмлекләре | сен (денежная единица)[d] |
Бәя | 0,0094 $[1], 0,0086 €, 0,0075 £, 0,013 C$, 0,015 A$, 0,0091 Fr, 0,097 kr, 11,45 ₩, 0,092 kr, 0,064 kr, 0,0067485633 $[2] һәм 0,010194823069 халыкара дуллыр |
Иена Викиҗыентыкта |
Ие́на (яп. 円 en) – Япониянең акча берәмлеге, дөньяның төп резерв валюталарның берсе. 100 сенгә бүленә (хисап акча берәмлеге, 1954 елда әйләнештән алынган). Халыкара коды: JPY. Иенаның сурәте ¥ билгесе булып тора. Көмеш һәм алтын тәңкәләр хәлендә 1869—1871 елларында басыла башлый.
Атама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Акча берәмлеге, "円" иероглифы белән языла, Кытайда барлыкка килә һәм кытайча «юань» дип атала. Цин Кытай империясендә көмеш, акча берәмлекләренең берсе булган, слитоклар формасында әйләнештә йөргән. Әмма XVIII гасырда кытайларга испан һәм мексиканың көмеш тәңкәләрен кайтара башлаганнар, алар «көмеш» (кыт. 银 円 ) яки «көнбатыш юане» (кыт. 洋 円) исемен алганнар. Нәтиҗәдә Гонконгта британнар җирле көмеш «гонконг долларлары» атамалы тәңкәләр чыгарылышын җайга салганнар, кытайча исә аларны гонконг юаньнары (кыт. 香港 壱 圆) диеп йөрткәннәр. Бу акча берәмлеге Япониягә керә башлаган, анда "юань" инде япон телендә буларак, "эн" итеп яңгыраган. 1830 елда японнар үзләренең көмеш тәңкәләр җитештерүен башлап җибәргәннәр, металл эчтәлеге һәм авырлыгы буенча гонконгныкына охшаш була.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иенага кадәр Япониядә бердәм япон валюта буларак Токугава акча системасы гамәлдә булган. Беренче тапкыр 1869 елда сугылган, Мейҗи яңадан торгызылганнан соң, иена төп берәмлек итеп рәсми төстә 1871 елнын акча реформасы нәтиҗәсендә кабул ителә. Шул ук елда хөкүмәт, XVI гасыр азагыннан феодаллар чыгарган кабилә кәгазь акча билгеләре алмашудан баш тарта. Финанс министрлыгының 1868 елгы тикшерү мәгълүматлары буенча, Токугава чорында (1603—1867) гомумән алганда 244 кабилә, 14 магистрат, 9 сёгунат хезмәтчесе чыгарган 1694 атама кабилә акчасы әйләнештә йөргән. 1879 елга кабилә акча билгеләрен иена нигезендә булган акча билгеләренә алыштыру төгәлләнде.
Шулай ук сафка вакланмалы берәмлекләр кертелде: сен (яп. 銭) = иенаның 1⁄100 , рин (яп. 厘) = иенаның 1⁄1000. Сен һәм рин 1954 елда әйләнештән алынды, әмма "сен" төшенчәсе бүгенге көнгә кадәр финанс дөньясында кулланыла.
1872 елда Мейҗи хөкүмәте милли банклар турында закон кабул итте һәм хосусый банкларга (милли статусына ия булган) конверсия ясалырлык банкноталар чыгарырга мөмкинлек бирде. Әмма законны яңадан караганнан соң 1876 елда бу банкноталар конверсия ясамаслык булды.
Март аенда 1927 елда илдә финанс кризисы пәйдә булды. Бу омтылышта кертем кертүчеләрнең куркуын киметер өчен Япония банкы күп банкнот чыгарды. Әмма кертем кертүчеләр үз акчаларын алыр өчен банкларга омтылдылар, бу исә банкнот дефицитына китерде. Моңа җавап итеп, Япония банкы тиз генә 200 иен банкнотын бастырды һәм әйләнешкә кертте, аларның арткы ягы буш иде.
Үзенең яңа исемен — "иена" — япон валютасы "эн" формасыннан алган (японча аңлаешы: "түгәрәк"), чөнки элекке тәңкәләр овал, турыпочмаклы хәтта аңлаешсыз алтын яки көмеш слитоклар формасында булган. Иенаның, шулай ук, борынгы, "ихтирамлы" иероглиф сурәте бар — 圓.
1897 елның октябрь аенда иенаның алтын эчтәлеге 0,750 г саф алтын диеп билгеләнде. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында банкноталарны алтынга алмаштыру туктатылды. Соңыннан Япония икътисади хәлгә карап, алтын стандартны берничә тапкыр гамәлдән чыгару һәм яңадан кертү очракларын кулланды, ә 1933 елның ахырында алтын стандарт рәсми төстә гамәлдән чыгарылды. 1933—1939 елларда Япония стерлинг блогына керә иде, 1 иена 14 британ пенсына тиң иде.
1932 елда валюта тикшеруе кертелде; ул финанс министрлыгы һәм үзәк банкы белән тормышка ашырыла. Эмиссия институты — 1882 елда Япония Банкына нигезләнгән, аның капиталы дәүләт карамагында.
1939 елның октябрь аенда иена стерлинг блогыннан чыкты, 4,2675 иена өчен АКШ доллары курсы билгеләнгән иде, бу иенаның алтын эчтәлегендә 0,20813 г. алтынга тиң. Икенче бөтендөнья сугышы елларында иена блокның төп валютасы иде, бу блокка керүчеләр:
- иен блогының илләре һәм мәйданнары – Япония составына кергән Корея һәм Тайвань, анда япон иенасы белән параллель рәвештә тигез булган корея иенасы һәм тайвань иенасы йөргән; Маньчжоу-го, аның валютасы (Маньчжоу-го юане) 1935 елдан япон иенасына 1:1 итеп бәйләнәгән; басып алынган Төньяк Кытай; Таиланд, 1942—1946 елларда тай баты иенага тиңләштерелгән иде;
- япон иенасына тиңләштерелгән, ләкин аңарга алмаштырылмый торган хәрби иена блогы мәйданнары;
- формаль яктан автономия валютасы булган мәйданнары (Француз Индокитае, Макао), чынлыкта хөкүмәт һәм Япония Банкы контроль астында булган.
1945—1948 елларында, Япония басып алган вакытта, әйләнештә параллель рәвештә япон иенасы белән бергә оккупацион иенасы йөргән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм тәмамланганнан соң иенаның кыйммәтсезләнүе бик тиз барды. 1945 елның августында курс АКШ доллары өчен 15 иена билгеләнде, 1947 12 мартта — 50 иен, 5 июлдә 1948—250 иена. Сәүдә операцияләренең финанс исәпләрендә күп курслар кулланылды (доллар өчен 900 иенага кадәр).
Окинавада 1948 елда япон иенасы әйләнештән алынды һәм оккупацион иенасына алыштырылды, ә 1958 елда — АКШ долларына. Яңадан Окинавада иена әйләнешкә 1972 елда кертелде.
1949 елның 25 апрельда паритет курсы кертелгән иде: 360 иен = АКШ долларына. Бу курс нигезендә 11 майның 1953 елда Халыкара валюта фонды аның 2,46853 миллиграмм алтын паритетын раслады, шуннан иена халыкара валюта буларак танылган диеп билгеләнде. 1949 елдан 1971 елга кадәр иенаның курсы долларга бәйле була. 1971 елның 20 декабрьдә доллар девальвациясе сәбәпле СДР өчен 334,4 иена курсы билгеләнде һәм доллар өчен 308 иена, шулай ук читкә тайпылу курсының чиге 2,25 % кадәр киңәйтелде. 1973 елның 14 февраленнән доллар яңа девальвацияләү сәбәпле иркен йөри торган иена курсы кертелде һәм үзгәртү чикләре хакында кире кагылды. Эзлекле ревальвацияләр барышында иенаның "авырлыгы" АКШ долларына һәм башка төп чит ил валюталарына карата сизелерлек арткан. Соңгы елларда иенаның курсы АКШ долларына карата якынча доллар өчен 100 иена дәрәҗәсендә урнашкан.
Тик Япония банкы кәгазь акчалар һәм тәңкә бастыру хокукына ия. Кәгазь акчалар 1000 нән 10 000 иенага кадәр кыйммәтлегендә чыгарылалар. Һәр банкнотаның алдагы ягында Япониянең әһәмиятле шәхесе сүрәтләнгән. Мәсәлән, бактериолог Ногути Хидэе 1000 иена банкнотасында сурәтләнгән; язучы Мурасаки Сикибу, "Гэндзи моногатари" авторы 2000 иена банкнотасында сурәтләнгән, язучы һәм мәгърифәтче Фукудзава Юкити 10 000 иена банкнотасында сурәтләнгән. Тәңкәләр 1 дән алып 500 иенага кадәр җитештереләләр.
2000 елда Окинавада 8-нче Икътисади Саммиты һәм яңа меңьеллык уңаеннан әйләнешкә Е сериясе кертелде. Әлеге сериядә банкноталар бары тик 2000 иена номиналында бастырылды (Япония акча әйләнешенең тарихында беренче тапкыр). Әлеге банкноталарда беренче тапкыр саклагыч билгесе буларак Еврион йолдызлыгы кулланылган. 2000 иена номиналына өстәмә рәвештә, 2004 елда яңа төрдәге 10 000, 5000 һәм 1000 иена кыйммәтлегендә кәгазь акчалар әйләнешкә кертелде (F сериясе), алар шундый ук D сериясенең кәгазь акчаларын алыштырдылар. Е сериясендә сыналып, алар иң заманча технологияләрне кулланып җитештерелде.
Иена, резерв валютасы буларак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Япон иенасы берничә дистә ел дәвамында икенче мөһим резерв валютасы сыйфатында каралды, хәер соңгы вакытта бу валютаның куллану дәрәҗәсе кимеде.
Валюталар | 1995 | 1996 | 1997 | 1998 | 1999 | 2000 | 2001 | 2002 | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
USD | 59,0 % | 62,1 % | 65,2 % | 69,3 % | 70,9 % | 70,5 % | 70,7 % | 66,5 % | 65,8 % | 65,9 % | 66,4 % | 65,7 % | 64,1 % | 64,1 % | 62,1 % | 61,8 % | 62,3 % | 61,1 % | 61,0 % | 63,1 % |
EUR | 17,9 % | 18,8 % | 19,8 % | 24,2 % | 25,3 % | 24,9 % | 24,3 % | 25,2 % | 26,3 % | 26,4 % | 27,6 % | 26,0 % | 24,7 % | 24,3 % | 24,4 % | 22,1 % | ||||
DEM | 15,8 % | 14,7 % | 14,5 % | 13,8 % | ||||||||||||||||
GBP | 2,1 % | 2,7 % | 2,6 % | 2,7 % | 2,9 % | 2,8 % | 2,7 % | 2,9 % | 2,6 % | 3,3 % | 3,6 % | 4,2 % | 4,7 % | 4,0 % | 4,3 % | 3,9 % | 3,8 % | 4,0 % | 4,0 % | 3,8 % |
JPY | 6,8 % | 6,7 % | 5,8 % | 6,2 % | 6,4 % | 6,3 % | 5,2 % | 4,5 % | 4,1 % | 3,9 % | 3,7 % | 3,2 % | 2,9 % | 3,1 % | 2,9 % | 3,7 % | 3,6 % | 4,1 % | 3,8 % | 3,9 % |
FRF | 2,4 % | 1,8 % | 1,4 % | 1,6 % | ||||||||||||||||
CHF | 0,3 % | 0,2 % | 0,4 % | 0,3 % | 0,2 % | 0,3 % | 0,3 % | 0,4 % | 0,2 % | 0,2 % | 0,1 % | 0,2 % | 0,2 % | 0,1 % | 0,1 % | 0,1 % | 0,1 % | 0,3 % | 0,3 % | 0,3 % |
Башкалар | 13,6 % | 11,7 % | 10,2 % | 6,1 % | 1,6 % | 1,4 % | 1,2 % | 1,4 % | 1,9 % | 1,8 % | 1,9 % | 1,5 % | 1,8 % | 2,2 % | 3,1 % | 4,4 % | 5,1 % | 6,3 % | 6,5 % | 6,9 % |
Чыганаклар:
|
Әйләнештәге тәңкәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әйләнештәге тәңкәләр[3] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Фото | Номинал | Сыйфатлар | Тасвирлама | Ясалган | |||||
Диаметр | Калынлык | Масса | Состав | Гурт | Аверс | Реверс | |||
1 иена | 20 мм | 1,2 мм | 1 г | 100 % Al | Шома | номинал, яшь агач, ил исеме | номинал, ясалу елы | 1955 | |
5 иен | 22 мм | 1,5 мм | 3,75 г | 60-70 % Cu 30-40 % Zn |
Шома | номинал, дөге башаклары | ил исеме, ясалу елы | 1949 | |
10 иена | 23,5 мм | 1,5 мм | 4,5 г | 95 % Cu 3-4 % Zn 1-2 % Sn |
Кытыршы | номинал, Бёдоин, ил исеме | номинал, лавр, ясалу елы | 1951 | |
Шома | 1959 | ||||||||
50 иен | 21 мм | 1,7 мм | 4 г | Мельхиор 75 % Cu 25 % Ni |
Кытыршы | номинал, хризантема, ил исеме | номинал, ясалу елы | 1967 | |
100 иен | 22,6 мм | 1,7 мм | 4,8 г | Мельхиор 75 % Cu 25 % Ni |
Кытыршы | номинал, сакура, ил исеме | номинал, ясалу елы | 1967 | |
500 иен | 26,5 мм | 2 мм | 7,2 г | Мельхиор 75 % Cu 25 % Ni |
Шома, язулы: ("NIPPON ? 500 ? NIPPON ? 500 ?") | номинал, павловния, ил исеме, | номинал, бамбук, мандарин, ясалу елы | 1982[4] | |
7 г | 72 % Cu 20 % Zn 8 % Ni |
Кыек сызыклы | номинал, бамбук, мандарин, ясалу елы | 2000 |
«Япониянең 47 префектурасы» истәлекле тәңкәләр программасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Япониянең 47 префектурасы программасының 500 иена истәлек тәңкәсе — сериянең гомуми ал ягы Япониянең 60 еллык автономиясе хөрмәтенә, Япониянең 47 префектурасына багышланган, 2008 елдан бирле Япониядә ике тәңкәләр сериясе чыга. Бөтен тәңкәләрнең ал ягы бертөрле. Һәр тәңкәнең арт ягында үзенчәлекле дизайн. 500 иена номиналлы тәңкәләр Бүгенге вакытка 16 биметалл истәлекле тәңкәләр чыгарылган. Тәңкәләр составы: Бакыр 72 %, Цинк 20 %, Никел 8 %. Диаметр: 26,5 мм. Һәр тәңкәнең тиражы: 1,830,000 алып 2,100,000 кадәр
Банкноталар әйләнеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әйләнештә 2004 ел сериясе 1000, 5000 и 10 000 иен банкноталары йөри. 2000 елдагы 2000 иена банкнотасы әйләнештә очрамый диярлек[5].
Рәсем | Номинал | Үлчәмнәр | Төс | Тасвирлама | Чыгарылу елы | ||
---|---|---|---|---|---|---|---|
Аверс | Реверс | Аверс | Реверс | ||||
D сериясе (2000) | |||||||
¥2000 | 154 × 76 мм | Яшел | Наха шәһәрендәге капка | «Гэндзи турында хикәя»гә иллюстрация | 19 июль 2000 | ||
Е сериясе (2004) | |||||||
¥1000 | 150 × 76 мм | Ачык зәңгәр | Ногути | Фудзи тавы, Мотосу күле һәм сакураның чәчәк атуы | 1 ноябрь 2004 | ||
¥5000 | 156 × 76 мм | Шәмәхә | Хигути, Итиё | «Какицубата-цу» (Огата Коринаның рәсеме) |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.federalreserve.gov/releases/h10/current/
- ↑ 1 JPY to USD - Japanese Yen to US Dollars Exchange Rate
- ↑ Coins Presently Minted : Japan Mint, archived from the original on 2009-10-18, retrieved 2016-11-19
- ↑ кулланылмый
- ↑ Valid Bank of Japan notes, сайт Банка Японии (İnglizçä) Калып:Ja icon