Зәнәб
Йолдыз | |||
Зәнәб йолдызы (сулда) Кояш белән чагыштырганда | |||
Күзәтү мәгълүматлар (Дәвер J2000.0) | |||
---|---|---|---|
Туры калкулык |
20сәг 41мин 25,9сек | ||
Авышлык |
+45° 16′ 49″ | ||
Ераклык | |||
Күренмә йолдызча зурлык (V) |
1,25 | ||
Йолдызлык | |||
Астрометрия | |||
Нур тизлеге (Rv) |
−4,5 км/c | ||
Үз хәрәкәт (μ) | |||
Параллакс (π) |
2,29±0,32 mas | ||
Абсолют йолдызча зурлык (V) |
−6,95 | ||
Хасиятләр | |||
Спектр сыйныфы |
A2 Ia | ||
Төс күрсәткече (B − V) |
+0,09 | ||
Төс күрсәткече (U − B) |
−0,24 | ||
Үзгәрүчәнлек | |||
Физик хасиятләр | |||
Масса |
15–16 M☉ | ||
Радиус |
108–114 R☉ | ||
Температура |
8525 K | ||
Яктыртучанлык |
~54 400 L☉ | ||
Әйләнү |
−4,5 км/с | ||
| |||
Мәгълүматлар базалары | |||
SIMBAD |
Зәнәб (гарәп. ذنب ҙәнәб — «койрык»; Аккош α, Аккош альфасы, α Cyg) — Аккош йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,25m тәшкил итә. Вега һәм Әлтаир йолдызлары белән җәйге өчпочмакны тәшкил итә.
Ераклыклар һәм физик хасиятләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зәнәб мәгълүм булган иң эре һәм иң куәтле йолдызлар исәбенә керә. Аның диаметры якынча Җир орбитасы диаметрына тиң (≈300 млн. км). Йолдызга кадәр төгәл ераклыгы мәгълүм түгел, әмма якынча 1500 яктылык елына хисаплана. Йолдызның абсолют йолдызча зурлыгы −6,5m хисаплана. Шулай булгач Зәнәб күк йөзенең иң якты 25 йолдызыннан иң куәтле йолдыз булып тора.
Зәнәб — ак үтә зур йолдыз. Аның массасы Кояшныкы якынча 20–25 массасына тиң. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкы якынча 60 000 тиң (әгәр йолдызга кадәр ераклыгы 1500 яктылык елы булса).
Тарих һәм исем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йолдызның исеме Зәнәбелдөҗаҗә (гарәп. ذنب الدجاجة ҙәнәб әд-дөҗаҗәһ — «тавыкның койрыгы»[1]) исеменең кыскартылган формасы. Европа телләрендә йолдызның исеме Денеб (ингл. Deneb, рус. Денеб) формасында йөртелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
Бу — йолдыз турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |