Эчтәлеккә күчү

Висагинас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Висагинас latin yazuında])
Висагинас
литв. Visaginas
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1975
Сурәт
Рәсми исем Снечкус һәм Висагинас
Дәүләт  Литва
Нәрсәнең башкаласы Висагинское самоуправление[d]
Административ-территориаль берәмлек Висагинское самоуправление[d]
Сәгать поясы UTC+02:00
Хөкүмәт башлыгы Даля Штраупайте[d]
Халык саны 19 586 (1 гыйнвар 2023)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 164 метр
Кардәш шәһәр Замбрув[d][2], Славутыч[2], Дагда[d][2], Краслава[d][2], Армавир[d][2], Нәваи[2], Лидзбарк-Вармински[d][2] һәм Даугавпилс[2]
Мәйдан 58 км²
Почта индексы от LT-31100 до LT-31145[3]
Рәсми веб-сайт visaginas.lt
Карта
 Висагинас Викиҗыентыкта

ВисагинасЛитвадагы шәһәр. Литва, Беларус һәм Латвия чикләре кисешкән тирәдә урнашкан. Висагинас – Литваның иң яшь шәһәре буларак, шәһәр статусын 1994 елда гына алган. Висагинас беренче чиратта Игналина атом станциясе белән бөтен дөньяга танылган.

1975 елда Игналина атом станциясенең иярчен шәһәре буларак төзелә башланган. 1992 елга кадәр Снечкус исемен йөрткән.

1979[4] 1989[5] 2001[6] 2011[7]
5 978 31 579 29 554 22 091

Милли состав: руслар — 55,0%, литвалылар — 15,0%, белоруслар — 9,7%, поляклар — 8,6%, украиннар — 5,4%, татарлар — 1,0%.[8]

Халыкның 86 процентын этник азчылыклар, шул исәптән татарлар тәшкил итә. Игналина атом станциясене планлаштыру һәм төзү 1970 нче елларда башлана һәм бүтән милләтләр белән бергә бирегә татарлар да килеп, эшкә урнаша.

Бүгенге Висагинас татарлары арасында татарстанлылар да шактый. 1997 нче елда Висагинас татарлары үз оешмаларын төзегәннәр.

Якшәмбе мәктәбендә татар теле укытыла. Висагинас татарларының «Мирас» коллективы. Ел да үткәрелүче Сабантуйларга Латвия, Польша, Эстония, Татарстан һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар. Төрле кичәләр дә үткәрелә.