Ченла
Ченла яки Женла (традицион Кытай иероглифлары беләнː 真臘|真臘, гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:真腊|真腊, Кхмер язуы белән:ចេនឡា|ចេនឡា, кхмерчаның латин хәрефләре белән язылышыː Chénla, кхмерчаның IPA буенча әйтелеше cən̪.laː; Вьет телендәː Chân Lạp) Фунань патшалыгының дәвамчысы, Кхмер Империясеннән алдан килгән Һиндокытайда якынча алтынчы гасыр ахырыннан тугызынчы гасыр башына кадәр булган патшалык өчен Кытай атамасы. Атама 13-енче гасырда Камбоджа йолалары авторы Кытай илчесе Жоу Дагуан тарафыннан һаман да кулланылган булган. Аны Мао Кун картасында күреп була. Шулай да, хәзерге тарихи чыганаклар белеме бу атаманы эксклюзив рәвештә 6-нчы гасыр ахырыннан иртә тугызынчы гасыр башы чоры өчен куллана. Галимнәрдә Ченланың чынлыкта кайчан булса да бердәм берлек тәшкил итүендә шөбһәләр бар.
Чен Ла берничә башка атама астында мәгълүм булырга мөмкин, мәсәлән, Вен Дан (文單 Мунтан буларак реконструкцияләнгән) яки Татсуо Хошино По-Лоу буенча, Вен Дан аның башкаласы булган.
Сәяси корылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һинду Ходае патша (дэвараджа) традициясе буенча патша яклаучы Илаһ яки аватарның Санскрит исемен алган, шуңа –варман суффиксы кушылган булган, мәгънәсе "тарафыннан якланган", бу “Ману законнары”ның Манусмртиның кшатрия сугышчылар кастасы өчен тотыш кагыйдәләре буенча эшләнгән булган.
Автор Майкл Викери “Дангрек юлбашчылары” дип атаган Ченланың аристократиясе килеп чыгышы ачык мәгълүм түгел. Болар турында төбәктә артучы сәяси доминатлыкны фараз итәргә мөмкинчелек биргән генеалогик язмалар белән иң борынгы таш эпиграфияләрен калдырган, Дангрек Тауларыннан төньякта һәм көньякта урнашкан асаба билекләр сөйләгән булган. Беренче мәгълүм булган патшазадәләр кайбер иртә язмаларда искә алынган. Стунг Тренг провинциясендә Вал Кантел Санскрит язмасында Вираварман хөкемдары искә алына, аның исеме (әтисенең исеме Сарвабһаума булган) ул илаһи патшалык фикерен кабул иткән һәм “куәтнең күпсанлы принципларын гәүдәләндергән (чагылдырган) Һинду Ходае” Харихара концепциясен кулланган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Аның варислары бу традицияне дәвам иткәннәр, шулай итеп сәяси һәм дини хөкем итү арасында бәйләнеш булу фикерен чагылдырганнар.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ченла төбәгендә Һинд дине Илаһларына багышланган күп гыйбадәтханәләр һәм изге урыннар булган.
Дини корылмаларда Вишну һәм Шиваның кушылган формасы Харихара дип аталган пот еш сурәтләнә. Бу иртә Камбоджалыларның Галәмдә барлыкка китерү һәм җимерү арасында тигез булганы һәм берәр нәрсә яки берәр кем юк ителсә, аның урынына торыр өчен башкасы барлыкка китерә дип ышанганнарын сурәтли ала. Башка Һинд дине Ходайлары Браһма һәм Индра, Кришна Говардһана, Лакшми кебек Илаһлар белән беррәттән табынылган булган. Самбор Прей Кук гыйбадәтханә комплекста Шиваизм юнәлешен үстергәннәр.
Ченлада Буддачылык Һинд дине белән тыныч мөгамәләдә булган; Будданың унике сурәте белән поттан ике Буддачылык мәктәбен танып була.
Хөкемдарлар исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәртип номеры | Патша яки патшабикә | Хөкем итү вакыты |
1 | Бһававарман I | якынча 550 – як.598 |
2 | Маһендраварман | якынча 600–616 |
3 | Исанаварман I | 616–635 |
4 | Бһававарман II | 639 елга кадәр – 657 елга кадәр |
5 | Чандраварман? | ? |
6 | Джаяварман I | якынча 657–681 |
7 | Джаядэви патшабикәсе | як. 681–713 |
8 | Самбһуварман | 713–716 |
9 | Пушкаракша | 716–як.730 |
10 | Самбһуварман | якынча 730–760 |
11 | Раджендраварман I | якынча 760–780 |
12 | Маһипативарман | якынча 780–788 |