Пылвамаа
Пылвамаа | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1961 |
---|---|
Дәүләт | Эстония |
Башкала | Пылва[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Эстония |
Сәгать поясы | UTC+02:00 |
Геомәгълүматлар | Data:Estonia/Põlva.map |
Халык саны | 24 036 (1 гыйнвар 2023)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Тартумаа[d], Валгамаа[d], Вырумаа[d] һәм Псков өлкәсе |
Кулланылган тел | выру теле[d] |
Мәйдан | 1823,34 км² (31 декабрь 2017)[2] |
Пылвамаа Викиҗыентыкта |
Пылвамаа (иске язуда Пыльвамаа; эст. Põlvamaa яки Põlva maakond) - Эстониянең көньяк-көнчыгышында урнашкан өяз. Көнчыгышта Россия белән, шулай ук Вырумаа, Валгамаа һәм Тартумаа өлкәләре белән чиктәш. Административ үзәк - Пылва шәһәре. 2017-нче елда Эстония җирле үзидарә органнарының административ реформасы алдыннан округ 13 волостка, аннан соң - 3 волостка бүленә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Округның көнбатышында Отепя калкулыгы урнашкан; бу төбәк күп сандагы күлләр белән аерылып тора (барлыгы 130 тирәсе). Районның үзәк өлешендә Ахья, Пиуза, Выханду елгалары үзәннәре бар. Көнчыгыш өлеше баткак сазлыклардан тора.
Сетумаа тарихи төбәгендә сету халкы яши.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990-нчы еллар башыннан өяз халкы тотрыклы кими бара. Хатын-кызлар саны (52.52 %) ир-атлардан өстен (47.48 %). 2009 елда туучылар саны 9,97 %, үлүчеләр саны 13,64 %, табигый кимү -3,68 % тәшкил иткән. Этник составында эстонннар өстенлек итә (94,74 %), шулай ук рус азчылыгы бар (4.04 %). Балаларның өлеше (0-14 яшь) 14,77 % дәрәҗәсендә, эшкә яраклылар (15-64 яшь) 66.43 % һәм пенсионерлар (65 һәм аннан да олылар) 18.80 %. Халык тыгызлыгы түбән (14,3 кеше / км²) һәм кимүен дәвам итә.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017 елга кадәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район 13 волосттан торган (муниципалитетлар):
- Ахья
- Канепи
- Кыллесте
- Лахеда
- Микитамяэ
- Моосте
- Орава
- Пылва; Пылва шәһәре белән
- Ряпина; Ряпина шәһәре белән
- Валгярве
- Вастсе-Куусте
- Вериора
- Вярска
2017 елдан
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район 3 волостьтан (үзидарәдән) тора башлый.
- Пылва; Пылва шәһәре, Ахья, Моосте, Лахеда һәм Вастсе-Куусте волостьлары,
- Канепи; Канепи һәм Кыллесте волостьлары,
- Ряпина; Ряпина шәһәре,Вериора һәм Тартумаага керә торган Меэкси волостьлары.