Эчтәлеккә күчү

Елга кондызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елга кондызы latin yazuında])
Елга кондызы
Халыкара фәнни исем Castor fiber L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон бобры[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 6[d]

 Елга кондызы Викиҗыентыкта

Елга кондызы (лат. Castor fiber) — кимерүчеләр отрядыннан коңгырт сары төстәге кыйммәтле мех бирә торган җир-су җәнлеге. Безнең республикада иң эре кимерүчеләрнең берсе. Кондызның авырлыгы 30 кг га җитә. Ул акрын агымлы, яр буйлары агачлы урман инешләрендә тереклек итә.

Кондызлар зур булмаган төркемнәр булып яшиләр, чыбык-чабыктан һәм сынган агач кәүсәләреннән чатыр ясыйлар, оялар казыйлар. Яшәгән урыннарында кондызлар буа буалар, шуның белән суның биеклеге күтәрелә һәм чагыштырмача даими саклана. Үз территориясен мускус биздә сакланган агынты белән билгели.

Алар суда яшәүгә яхшы җайлашканнар. Кондызның йоны суга чыланмавы, арт аякларында йөзү ярылары һәм тәңкәләр белән капланган койрыгы — болар барысы да аңа суда яхшы йөзәргә һәм чумарга булышлык итә.

Кондыз өне

Кондызның борын һәм колак тишекләре суда ябыла, ә иреннәре кискеч тешләре артында йомыла, шуңа күрә ул азыкны су астында таба ала.

Кондызлар «эше» эзләре

Беренче тапкыр Азиядә пәйда була, ташка әверелгән кондызлар эоцен чоры белән билгеләнәләр. Кондызларның юкка чыккан иң тәэсирле үрнәкләре – плейстоцен заманында Себердә яшәгән Trogontherium cuvieri һәм Төньяк Америкада яшәгән Castoroides ohioensis. Соңгысы буйга 2,75 м, авырлыкка 350 кг җиткән.

Кондыз буасы, Йеллоустон паркы.

XIX гасырда кондыз үзенең кыйммәтле мехы аркасында күп урыннарда аулап бетерелә. 1949 һәм 1962 елларда кондызларны, Воронеж тыюлыгыннан алып килеп, Каманың түбән агымына җибәрәләр. Хәзерге вакытта алар бөтен республика буйлап таралды һәм Татарстанның күп районнарында очрый.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2000.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.