Дога (Ислам)
Внешний вид
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Дога (гарәп. دعاء — сорау, ялвару) — Исламда, ышанучы кешенең Аллаһка эндәшүе.
Гомүмән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш:
Әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен. |
Дога кылуның әдәпләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:
- Ихласлык/
- Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
- Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
- Күңел вә йөрәк белән бирелү.
- Шатлыкта да кайгыда да дога белән ялвару.
- Догада Аллһтан башкага ялвармау.
- Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
- Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
- Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып Аңа шөкер кылу.
- Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
- Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
- Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
- Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү.
- Кыйблага таба юнәлү.
- Дога кылганда кулларны күтәрү.
- Таһәратле булу.
- Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
- Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
- Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
- Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
- Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.
Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кадер кичендә.
- Төннең өченче өлешендә.
- Азан белән камәт арасында.
- Яңгыр яуганда.
- Җиһәдтә һөҗүм вакытында.
- Җомга көненең бер өлешендә.
- Зәмзәм суы эчкәндә.
- Сәҗдә вакытында.
- Фарыз намазларыннан соң.
- Тәшәһһүд ахырында.
- Мөселман кардәшең гаеп (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу.
- Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга).
- Рамазан аенда.
- Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы.
- Ата-ананың баласына карата догасы.
- Мөсафир кешенең догасы.
- Ураза тотучының догасы.
- Авыз ачканда.
- Гадел имамның догасы.
- Изге баланың догасы.
- Хаҗда беренче ике баганага таш аткач.
- Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше.
- Сафа һәм Марва калкулыкларында.